Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

«Бик курыктым, борчылдым»

Җырчы Ришат Төхвәтуллинны линза һәм күзлек киеп йөрү тәмам туйдырган һәм ул күзләренә операция ясатырга уйлаган.

Артык җитди операция булмаса да, Ришатка мораль яктан озаклап әзерләнергә туры килгән. Ул үзенең бик нык борчылуын да яшерми.

«Операциянең ничек узуы бик күпләрне кызыксындыра. Дөресен генә әйткәндә, мин бик нык курыктым һәм борчылдым. Әмма бер тамчы да авыртмады, барысы да җиңел узды. Операцияне ясауга караганда аңа әзерләнү процессы озаграк  тоелды. Кушеткага ятканда мин инде тынычланган идем. Операция барышында табиб бөтен нәрсәне сөйләп, аңлатып барды.

Линза һәм күзлек кияргә кирәк булмаячагына әле дә ышана алмыйм», –  дип язган ул социаль челтәрләрдә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев