Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Башкортстан җырчысы Элвин Грей Татарстанда барлык концертларны да гамәлдән чыгарды

Элвин Грей тәхәллүсе астында чыгыш ясаучы Башкортстан артисты Радик Юльякшин күрше Татарстанда концертларны гамәлдән чыгару турында хәбәр итте.

Бу хакта ул социаль челтәрләрдә сөйләде.

“Татарстанда бу елга планлаштырылган чыгышлар бетерелде. Сәбәбе сезнең белән бездә түгел. Без һичшиксез очрашырбыз, дуслар, әмма соңрак!” – дип язган Элвин Грей.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк Элвин Грей лейблын 200 мең сумга штрафка тартканнар иде. Эш шунда ки, җырчы коронавирус чорында Казанда чыгыш ясаганда куркынычсызлык чараларын бозган. Концерт 9 декабрьдә булды. Роспотребнадзор концертта тамашачыларның битлекләр кулланмавын һәм дистанцияне үтәмәгәнлеген ачыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X