Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Айваз Садыйров мәрхүм Айнур Фатыйхов турында: «Үлмәсә, бөеклеген каян белер иде»

Айваз Садыйров чын талант ияләренә тиешле игътибар алар арабыздан киткәч кенә бирелүе турында язган. Фәлсәфи фикерләр Айвазда музыкант Айнур Фатыйховның үлеме белән бәйле рәвештә туган.

Алып баручы Айваз Садыйров инстаграм сәхифәсендә мәрхүм музыкант Айнур Фатыйхов турында фикерләрен куйган. Айваз Айнур һәм аның иҗаты белән якыннан таныш булмавын, ләкин соңгы бик күңелсез яңалык импульсында күпләр кебек бу шәхес белән кызыксынуы турында әйтә.

«Беләсезме, инстаграм сәхифәсенә урнаштырган видеоларын гына карап та, аның никадәр үз өлкәсенә бирелгән музыкант икәнен аңларга була. Ул фанат, ул шуның белән яши. Сулар һавасы — музыка, көй. Инструменттан чыккан һәр авазга куана, шуннан балаларча тәм таба. Аңлатуым артык, шушы видеоны каравыгыз да җитә кебек монда. Игътибар белән карап чыгыгыз әле.
Тормышның ачы кануны — кайвакыт чын талант үзенә тиешле игътибарны алыр өчен үз гомере бәясен түләргә мәҗбүр…» — ди ул.

Инстачылар да Айвазга кушылганнар. «Кеше үзенең бөек икәнлеген каян белер иде үлмәсә?!» — дип Әнгам Атнабаев шул кадәр дөрес әйткән. Эх, Айнур, яшәргә иде әле сина, булмады бит»;

«Сүзләрегез бик дөрес. Яшәгәндә файдаланалар гына, ә бернинди атаклы исем бирергә уйлаучы булмаган… Хәзер сөйләүче күп», - дип яза алар.

«Искиткеч талант иде… Бөтенләй бүтән дөнья кешесе. Урыны ожмахта булсын», — дип комментарий калдырган Илсөя Бәдретдинова.

Талантлы музыкант, виртоуз-баянчы Айнур Фатыйхов 37 яшендә https://www.instagram.com/p/CGan33CBkOl/?utm_source=ig_embed

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев