Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

26 яшьлек театр актеры бассейнда батты

Мәскәүдә театрның 26 яшьлек актеры Ринат Кафиятуллин һәлак булды. ММЧ мәгълүматлары буенча, артист башкаланың төньягында урнашкан фитнес-үзәк бассейнында батып үлгән.

Билгеләп үтелгәнчә, бассейн хезмәткәрләре ир-атның аңын югалтуын күргәннәр. Аны реанимацияләргә тырышып карыйлар, әмма артистны коткарып кала алмыйлар. Ринат Кафиятуллин 2015 елда Заманча сәнгать институтының актерлык факультетын тәмамлый. Ул "Җинаять һәм җәза", "Ата һәм балалар" һәм "Ревизор" спектакльләрендә әйдәп баручы рольләрне уйнап, яшьләр театрында чыгыш ясады.

Исегезгә төшерәбез, 22 сентябрьдә Мәскәү фитнес-үзәгеннән "төче суда бату" беренчел диагнозы белән хастаханәгә 32 яшьлек София Конкина, актер Владимир Конкинның кызы китерелде. Табиблар кызны коткарырга тырыша, ләкин, медицина ярдәме күрсәтелүгә карамастан, хастаханәдә үлә. Фитнес-үзәккә карата "Куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәгән хезмәтләр күрсәтү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Сәхнә.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев