Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Зыянлы 5 эмоция

Медиклар, сәламәтлеккә барлыгы 5 эмоция зарар сала, ди.

1.Мәсәлән, көнләшү – ирләрдә импотенциягә, ә хатын-кызларда салкынлыкка (фригидность) сәбәп була ала.
2.Көнчеләрдән соң, иң күбе, сараннар интегә. Саранлык хисе ашкайнатуны боза икән. Бу – ризыкны бернинди контрольсез ашау яки ашаудан бөтенләй баш тартуга – анорексиягә китерергә мөмкин.
3.Көнчелек хисе йөрәк-кан тамырлары проблемасы белән яный. Башкаларның уңышларына сөенүчеләрнекенә караганда, көнчеләрнең инфаркт кичерү куркынычы ике ярым тапкырга күбрәк.
4.Үз-үзеңне жәлләү, шулай ук зарарлы. Бөтен эш, үзеңне жәлләгәндә эшкәртелә торган ацетилхолин – көчсезлек гормонында. Аның аркасында кеше үзен һәрвакыт кәефсез һәм арыгандай хис итә. Үзеңне кызгану бавыр авыруларына, үт суының эчәклеккә чыгуын бозуга китерергә мөмкин.
5.Үзеңне гаепле сизү хисе аерым органнарга гына түгел, организмга тулаем тәэсир итә. Ул кешенең иммунитетын киметә. Һәр төр вируслар да куркынычка әйләнә.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев