Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Зыян китергән өчен түләргә кирәк

Татарстан автоюлларында авыр транспорт чаралары йөргән өчен түләү билгеләнгән. Татарстан автоюлларында авыр транспорт чаралары йөргән өчен түләү билгеләнгән.

Татарстан автоюлларында авыр транспорт чаралары йөргән өчен түләү билгеләнгән. Бу хакта безгә Яшел Үзән прокурорының өлкән ярдәмчесе Максим Мөхәммәдиев хәбәр итә.

Татарстан Республикасында  региональ һәм муниципаль юлларда  йөри торган авыр транспорт чаралары китергән зыян күләме күрсәткечләре арттырылган. Әгәр дә транспорт чарасының авырлыгы һәм күчәр киеренкелеге рөхсәт ителгән нормалардан артып китсә, һәр 100 чакрым юл өчен фиксацияләнгән зыян күләме билгеләнә.
Мәсәлән, әгәр дә рөхсәт ителгәннән авырлык 10 процентка артса, зыян күләме 100 чакрым өчен 2850 сум тәшкил итә. Рөхсәт ителгән 6т/күчәр киеренкелегендә – 5002 сум, 10 т/күчәр киеренкелегендә – 1288 сум, 11,5 т/күчәр киеренкелегендә – 550 сум. 
Бәяләр һәр 10 процент артуга карап күтәрелә. 
Киеренкелек 60 проценттан артып китсә, зыян суммасы расланган исәп-хисапларга ярашлы  билгеләнә.  Юлга чыгучылар югарыда әйтелгәннәрне истә тотсыннар иде.

Илсөя Завилейская фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев