Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ЗЫЯН КИТЕРҮЧЕ 5 эмоция

Медиклар, сәламәтлеккә барлыгы 5 эмоция зарар сала, ди.

  • Мәсәлән, көнләшү – ирләрдә импотенциягә, ә хатын-кызларда салкынлыкка (фригидность) сәбәп була ала.
  • Көнчеләрдән соң, иң күбе, сараннар интегә. Саранлык хисе ашкайнатуны боза икән. Бу – ризыкны бернинди контрольсез ашау яки ашаудан бөтенләй баш тартуга – анорексиягә китерергә мөмкин.
  • Көнчелек хисе йөрәк-кан тамырлары проблемасы белән яный. Башкаларның уңышларына сөенүчеләрнекенә караганда көнчеләрнең инфаркт кичерү куркынычы ике ярым тапкырга күбрәк.
  • Үз-үзеңне жәлләү, шулай ук зарарлы. Бөтен эш, үзеңне жәлләгәндә эшкәртелә торган ацетилхолин – көчсезлек гормонында. Аның аркасында кеше үзен һәрвакыт кәефсез һәм арыгандай хис итә. Үзеңне кызгану бавыр авыруларына, үт суының эчәклеккә чыгуын бозуга китерергә мөмкин.
  • Үзеңне гаепле сизү хисе аерым органнарга гына түгел, организмга тулаем тәэсир итә. Ул кешенең иммунитетын киметә. Һәр төр вируслар да куркынычка әйләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев