Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Зәйтүн мае ашагыз һәм сөртенегез…

Ибне Гомәр (радыяллаһу ганһе) Пәйгамбәребез галәйһиссәламнең мондый сүзләрен тапшыра: “Ризыкны зәйтүн маена маныгыз һәм зәйтүн маен тәнегезгә сөртегез, ул бәрәкәтле агачтан алынган бит”. Башка хәдистә: “Зәйтүн маен ашагыз һәм сөртенегез, ул бәрәкәтле агачтан алынган”, – диелгән (Әхмәд 3/497, Әт-Тирмизи 1851, Әл-Хәким 3504).

Бүгенге көн фәнни тикшеренүләре зәйтүн маеның атеросклероздан саклавын дәлилләде. Ә Пәйгамбәребез галәйһиссәлам аны инде 14 гасыр элек кулланырга киңәш иткән.
Тикшеренүләр нәтиҗәләренә караганда, зәйтүн мае артерияләрдә оешкан кан (тромб) барлыкка килүенә каршы тора торган химик матдәләргә бай. Шулай ук бу матдәләр югары тыгызлыклы липопротеидлар (башкача “яхшы холестерин”) күләмен арттыра, ә алар канда “куркыныч холестерин”ның барлыкка килүен туктата дип яза Габделхәмид Мәхмүд Тихмәз «Кырык фәнни могҗиза» китабында.

АКШның Техас университеты профессоры доктор Джиранди зәйтүн мае организмда холестеринны 13 процентка киметә, дип әйтә («American Medical Magazine» (1986)).

Бүген зәйтүн мае косметологиядә бик актив кулланыла. Ул кеше күзәнәкләренең яшәү вакытын озынайта.
Зәйтүн мае кальций, тимер, бакыр, А, D, Е витаминнарына бай. А һәм D витаминнары эпидермисны яңартуда катнаша, тирене тышкы зарарлы йогынтылардан саклый. Шулай ук зәйтүн мае тире кояшта пешкән очракларда кулланыла, аның бактерияләрдән саклый һәм йомшарта торган сыйфатлары билгеле, дип яза “Дин вә мәгыйшәт”.

Кызыл Таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X