Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Зөя утрау-шәһәрчегендә #ДоброВСело проекты кысаларында медицина күзәтүе узды

«Авылга игелек белән!» («Добро в село!») бөтенроссия проектын гамәлгә ашыру кысаларында, Яшел Үзәннең район хастаханәсе белгечләре һәм медик-волонтерлар бригадасы Зөя утравында булды.

 

Зөя төп гомуми белем бирү мәктәбендә авыл халкын кабул итү мәйданчыгы булды. Терапевт, онколог, гинеколог, офтальмолог, эндокринолог, кардиолог, педиатр кабул итүне алып барган. 60 өлкән һәм 14 бала медицина ярдәмен алды
ЭКГ һәм эчке органнарның УЗИ тикшеренүләре башкарылды, шулай ук халык күчмә комплекста флюорографик тикшерү уза алды. 
Медицина профилактикасы үзәге белгечләре барлык кешеләрдә шикәр һәм холестеринга кан алып, тикшерде. Лаборатория-диагностика тикшеренү нәтиҗәләре белән авыл халкы табиб-белгечләргә юнәлтелде.
Медицина профилактикасы үзәге белгечләре һәм мәктәп укучылары белән волонтер-медиклар «Сәламәтлек кубигы» дигән мавыктыргыч уен үткәрделәр, ә өлкәннәр өчен «Үз басымыңны үлчә» дигән мастер-класс үткәрделәр. Бу хакта Яшел Үзән Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X