Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Звездочка бәлзәмен куллана беләбезме?

Әлеге мазь безгә Вьетнамнан кергән. Аның составына вьетнамлылар гасыр буе халык медицинасында кулланган иң нәтиҗәле майларны һәм үләннәрне керткәннәр.

Бу табигый мазьнең кулланылышы киң, әмма аның файдалы яклары турында күпләр белми әле. Дәва чарасы буларак кулланылган әлеге бәлзәмне вьетнамлылар үзләре ни өчен сылый соң? 
Әгәр төрле сәбәпләр аркасында үкчәләр ярыла яки аяк тиресе кыршыла башласа, табанга звездочка мазен сөртергә, оекбаш кияргә һәм шул килеш йокларга кирәк. Иртән исә аякны җылы су астында юып аласы. Шулай итеп вьетнамлылар матурлык салоннарына барып йөрмичә генә, өйдә иске, үле тиреләрдән арыналар. 
Кайчак түзеп булмаслык баш авыртуы барлыкка килә, бу очракта да әлеге звездочка бәлзәме ярдәмгә килә, исе, әлбәттә, түзеп булмаслык, аның каравы барча авыртулар югала. 
Әгәр берәр кая бәрелеп, кара көйгән урын барлыкка килсә, янә әлеге могҗизаи Звездочка мазе ярдәмгә килә. Эфир майлары ярдәмендә бу бәлзәм оешкан канны куа һәм кара көйгән урында кан тамырларын киңәйтә. 
Ә менә французлар табигатьтә ял иткәндә, чебен-черкиләрне куу өчен файдаланалар бу мазьне. 
Һәм, мөгаен, әлеге бәлзәм куллануның иң файдалы һәм үтемле ысулы ул яралану, киселү яисә сезне, мәсәлән, мәче тырнаган икән, яра тизрәк төзәлсен өчен шул мазьне сылап куялар. Ул дезинфекцияли, һәм зарарланудан саклый. 
Сүз уңаенда, һаваны сафландыру өчен дә куллана аны вьетнамлылар. Әйтик, аромамайлар өчен махсус савытка бераз гына әлеге звездочка мазен сылыйсың да, өй сафланып киткәндәй була, ментол исе пәйда була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев