Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Зур партия белән тотылганнар

Яшел Үзәндә наркотикларның зур партиясе белән Удмуртиядән килгән 18 яшьлек парны тоткарлаганнар.

Моны ТР буенча РФ СК СУ җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.

«Тикшерүләргә караганда, тоткарланучылар  наркотикларны сатып алып, фасовкалаган һәм фотога төшереп тайникларга куйган.  Менә шулай гыйнвар аенда  аларны Казанда 165 грамм авырлыкта наркотик матдә сатып алып, Яшел Үзәнгә кайтып килгәндә полиция хезмәткәрләре тоткарлаган», – дип сөйли Шептицкий.
Тоткарлаганда аларга әле 18 яшь тә тулмаган була. Хәзер җинаять эше тикшерелә һәм суд карары чыгарылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев