Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Үзсалым юллы итә

Үзсалым юллы итә Бүген Мамадыш-Әкил авыл җирлегендә дә үзсалым акчасы буенча тавыш бирү участоклары урнашкан биналарның ишеге ябылып тормый.

Шулай да, чагыштырып карасаң, танайлыларга караганда мамадышлылар җитезрәк тә, чираграк та бугай. Мамадышта сәгать 8:30 42 кеше инде тавыш биреп өлгерде, ә Татар Танае калыша, биредә 28 кеше тавыш биргән. Кесәңә бер кергән акчаны беркемнең дә чыгарып бирәсе килми инде, анысы, әмма узган елда шул акчага салынган әйбәт юлдан атлап барасы бик тә уңайлы. Чокыр-чакырлы юлдан абына-сикерә йөрү түгел инде. Биредә билгеләнгән 350 сум үзсалым зур сумма түгел, ә башкарылган эшләр шактый. 
-Киләсе елда да үзсалым акчасының күбесен җирлектәге юлларны ясауга тотачакбыз һәм бер өлеше янгын сүндерү машинасын финанслауга китәчәк, - ди Мамадыш-Әкил авыл җирлеге башлыгы Фәнис Мирхәтуллин, - Узган ел 60 проценттан артык тавыш белән узган иде референдум, быел да шуңардан да ким нәтиҗә булмастыр, дип уйлыйм. Үзсалым акчасын да халыкның 96 проценты тапшырган иде. Менә ул юлларны нинди финансларга ясар идек әле, әгәр дә дәүләтнең “1+4” программасы булмаса? Моны биредә яшәүчеләр дә аңлый торгандыр инде хәзер, чөнки башкарылган эшләр күз алдында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X