Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ЗПАТП җитәкчесе Рамил Садыков бәйрәм белән котлый!

Хөрмәтле автомобиль транспорты хезмәтчәннәре һәм ветераннары!

Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан иң ихлас, иң җылы котлауларны кабул итегез!
Сезнең һөнәр, үзенең романтикасы һәм традиция­ләре белән, бик үзенчәлекле. Шул ук вакытта ул, көн саен түземлелек һәм таләпчәнлек, югары эмоцияле фидакарьлек таләп итүче бик киеренке һәм дисциплиналы хезмәттән гыйбарәт. Сезнең бердәмлек, оешканлык һәм дисциплина – транспортның ел әйләнәсе өзлексез һәм ышанычлы эшләвенең нигезе булып тора. Хезмәтегез һәм сайлаган һөнәрегезгә тугърылыгыгыз өчен тирән ихтирамыбыз һәм рәхмәтебезне кабул итегез.
Безнең тормыш – туктаусыз хәрәкәт, без барыбыз да юллар һәм транспорт белән бәйле. Бүгенге көндә транспорт предприятиесе районыбыз һәм республикабыз буенча пассажирлар йөртү буенча хезмәт күрсәтә. Ерак урнашкан торак пунктларны хастаханәләр, социаль һәм белем бирү учреждениеләре белән тоташтыручы социаль маршрутлар эшли. Автомобиль транспорты хезмәте белән илебезнең икътисади уңышы да бик тыгыз бәйләнештә.
Бүгенге көндә шәһәребезнең бер генә сәнәгать предприятиесе дә, бер генә белем бирү, сәламәтлек һәм социаль учреждениесе дә, җайга салынган автотранспорт хезмәтеннән башка уңышлы эшли, үсә алмас иде.
Автомобиль транспорты хезмәткәрләренең эше бәяләп бетергесез. Ихлас күңелдән барыгызга да нык сәламәтлек, гаилә җылысы, күңел тынычлыгы, тотрыклылык һәм хәвеф-хәтәрсез юлларда имин йөрүегезне телим.  

Рамил Садыков,
«Экспресс» ширкәте һәм ПАТП директоры

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев