Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ҮЗМӘШГУЛЬлек юл ача

Ел башыннан бирле салым салуның яңа режимы гамәлгә керде. Бу – үзмәшгуль физик затлар өчен система буларак билгеле булган, һөнәри керемгә салым, җәмәгать. Күп кенә гражданнар әле бүген дә закондагы әлеге яңалыкка шик белән карый. Үзмәшгуль статусы нәрсә соң: өстенлекме яки җитешсезлекме?

Режим әле гамәлгә кереп кенә килгәнлектән, аны практикада куллану ягыннан тәгаен характерлап та булмый торгандыр. Ә теориягә килгәндә, болайрак:

  • Һөнәри керемгә салым ул – бары тик физик затлар, шул исәптән, шәхси эшмәкәрләр өчен булдырылган аерым махсус режим;
  • Бер дистә елга илебезнең 4 субъектына эксперимент рәвешендә кертелде;
  • Системага күчү ихтыяри, рәсми рәвештә үзмәшгуль булу-булмауларын гражданнар үзләре хәл итә;
  • Эшчәнлекне алып бару һәм теркәлү мобиль программа аркылы яки веб-сайт аша башкарыла. Үзмәшгуль буларак салым оешмасында теркәлү кирәк түгел һәм барлык эшләү дәверендә инспекциягә барып йөрү таләп ителми – барысы да автоматлаштырылган;
  • Контроль касса техникасы (ККТ) кирәкми. Электрон квитанцияләр шул ук кушымтада формалаштырыла;
  • Иминият взносларын түләү йөкләмәсе юк. Үзмәшгульләр турындагы законның минусы да шунда: мондый режим эшчәнлеге дәверендә булачак пенсия өчен иминият стажы исәпләнми. Әгәр дә параллель рәвештә эшлисез дә икән, стаж бара.
  • Үзмәшгуль шәхси эшмәкәр (ИП) буларак теркәлергә кирәк түгел, сез үзмәшгуль физик зат сыйфатында эшлисез. Ә шәхси эшмәкәрләр элекке салым режимы белән араны өзеп, «Һөнәри керемгә салым»га (НПД) күчә ала;
  • Хисап тоту (от четность) юк – барлык мәгъ лүмат онлайн-кабинетка кертелә.

Үзмәшгульлеккә язылу ничек бара
Әйткәнебезчә, үзмәшгульләр өчен салым режимы буенча эксперимент 2019 елның 1 гыйнварыннан старт алды. Әлегә ул дүрт пилот регионы: Мәскәү, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә, Татарстанда гамәлдә. Аңардан эш бирүчесе (работодатель) һәм ялланып эшләүче хезмәткәрләре булмаган, үзлектән продукт җитештерә һәм нинди дә булса хезмәт күрсәтә торган гражданнар файдалана ала. Әмма еллык керем 2,4 миллион сумнан артмаска тиеш. Алар салымны бернинди хисапларсыз, эшләүче физик затлар өчен 4, компанияләр һәм шәхси эшмәкәрләр белән эшләүчеләр өчен 6 процент ставка буенча түли ала. 
Яңа режим өчен салым басып калуның үз кагыйдәсе бар. Дәүләт һәрбер рәсми рәвештә теркәлгән үзмәшгульгә, салым суммасын киметү өчен аванс итеп 10 000 сум бирә. Салымнан басып калу бер тапкыр башкарыла һәм физик зат керемнәреннән 3 процент, ә юридик затларныкыннан 4 процентка кадәр салымны киметү мөмкинлеге бирә.
ТР Икътисад министрлыгы мәгълүматларына караганда, агымдагы елның сентябрь уртасына 
29 000 татарстанлы үзмәшгуль буларак теркәлгән. Аларның 1097се Яшел Үзән районында яши. 
Үзмәшгульләрнең күбесе таксист булып эшли. Икенче һәм өченче урында торакны арендага бирү һәм консультацияләр тора. Моннан тыш, үзмәшгульләр репетиторлык, программалау, маркетинг һәм реклама белән шөгыльләнә.
Үзмәшгульләргә, Россия Федераль салым хезмәте (ФНС) «Мой налог» кушымтасы традицион ысулыннан тыш, РФ дәүләт хезмәте (госуслуги) порталы һәм банк-партнерларның мобиль кушымталары аша теркәлергә мөмкин.
Әлеге тема буенча күбрәк мәгълүмат һәм ярдәм кирәк булганда https://www.tvoedelo.pro/ сылтамасына мөрәҗәгать итә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X