Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Үзмәгульләргә рәсми рәвештә таксист булып эшләргә рөхсәт итәчәкләр

Россиядә үзмәшгульләр таксида эшләргә рәсми рөхсәт ала торган закон кабул итәргә мөмкин.

Парламентарийлар тарафыннан әзерләнгән проект Россиянең барлык төбәкләренә дә танышу өчен 
җибәрелде. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов хәбәр итте. 

"Беренчеләрдән булып, без таксида эшләргә рөхсәт итәбез. Россия Транспорт министрлыгы белән даими рәвештә бу темага фикер алыштык, үзмәшгульлек турында закон керттек. Яшерен түгел, таксистларның яртысы бүген - үз-үзләренә эшләүчеләр, ләкин закон буенча үз-үзләрен эш белән тәэмин итеп булмый, без бу норманы закон проектында карадык ", - дип сөйләде парламентарий агентлыкка. 
Исегезгә төшерәбез, Татарстан 2019 елның гыйнварыннан һөнәри керемгә салым керткән дүрт пилот төбәкнең берсе. Бер ел эчендә Татарстанда 60 меңнән артык үзмәшгульлек теркәлгән. Кичә Россия президенты яңа салым режимын илнең 19 төбәгенә таратты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев