Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Үзләренең яшь ярдәмчеләренә янгын сүндерүчеләрдән бүләкләр

Яңа уку елында Яшел Үзән укучылары күңелле бүләкләр алды. “Неопалимая купина” һәм “Таланты и поклонники” Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр иҗаты конкурсларының төбәк этабында җиңүчеләрне һәм призерларны ТРО ВДПО Яшел Үзән районара бүлеге һәм 8нче янгын-коткару отряды белгечләре котлады.

15нче мәктәпнең яшь янгын сүндерүчеләр дружинасы балаларын тантаналы линейкада бүләкләделәр. «Спасатели» командасы «Талантыи поклонники» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр иҗаты конкурсында җиңүче булды.

III сыйныф укучылары педагог Маргарита Шакурова җитәкчелегендә яшь янгын сүндерүчеләр дружинасын ике ел элек төзегәннәр һәм янгын куркынычсызлыгы чараларын пропагандалау чараларында актив катнашканнар, бәйрәмнәр, агитбригада чыгышлары оештырганнар. Алар үзләренең иҗади эшләрен Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен җибәрә һәм «Театраль сәнгать» номинациясендә беренче урынны ала. 1нче урын өчен дипломны сыйныф җитәкчесе Маргарита Шакуровага ТРО ВДПО Яшел Үзән районара бүлеге белгече Рәмис Гайнуллин тапшырды. Ә янгын сүндерүчеләрнең яшь ярдәмчеләренә туристик термостаканнар һәм брелоклар тапшырылды.

Ә менә Яшел Үзән шәһәренең 10нчы гимназиясендә укучыларга бүләкләрне 8нче янгын-коткару отряды өлкән инспекторы Резеда Йосыпова тапшырды. Укуларын озакка бүлмичә, ул Бөтенроссия конкурсы призерларын котлады, актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде һәм дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

8 сыйныф укучысы Алинә Кәримова “Декоратив-гамәли иҗат” номинациясендә икенче урын өчен - “Номерлар буенча рәсем” сәнгать җыелмасы, ә 9нчы сыйныф укучысы Мәрьям Миндубаева шул ук номинациядә өченче урын өчен - походлар өчен туристик келәмгә лаек булды.

Резеда Йосыпова барлык укучыларга сыйныфташларыннан үрнәк алырга һәм алга таба янгынга каршы тематикада мондый иҗади конкурсларда актив катнашырга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X