Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Үзәккә үткән урындыклар

Кем уйлап тапты икән поликлиникалардагы ул тимер урындыкларны?

  • Йомышы төшеп шунда барып, табибка кергәнче, чират көтеп утыручыларның иң истә калганы, мөгаен, шул урындыклардыр.
    • Ник дисәң, аның аша арт шәрифләрдән бөтен гәүдәгә сеңгән салкын әле озак саклана. Утырмыйча да булмый, чөнки бу учреждениегә тик томалдан гына килмисең бит инде, сырхау-мазар җәфалый башлагач, хәлең киткәч барасың. Нәрсә әйтмәкче идем соң әле? Ә, минәйтәм, ул урындыкларны махсус шулай ясаганнардыр, урология белән гинекология табибларына да эш булсын дип. Коридорда бер утыргыч бар үзе, анысы дермантин белән тышланган, әмма өч кеше сыймалы гына. Шуңа, анда утыручыларның чиратлары җитеп, кабинетка кереп киткәннәрен чаяраклар көтеп кенә тора. Тегесе торып басуга, җәлт кенә аның җылытылган урынын алу ягын карый. Уены-чыны шул, ә җитди итеп әйткәндә, ни дә булса кылырга кирәк ул урындыклар белән, болай ярамый сырхаулардан, русчалатып әйткәндә, «издеваться» итәргә. Бусы бер.
      Икенчедән, дип әйтер идем, бу сы да икенче була алмый, шулай ук тагын беренче рәттәге мәсьәлә һәм шәһәребездә күптәнге. Ә отпуск лар сезоны җиткәч бу бигрәк тә сизелә. Табиблар җитешми, җәмәгать. Үз учас тогыңа язылып, эләгермен димә. Под валдагы дежур табибка тере чират торып керәсе. Иң кимендә өч сәгать шул салкын тимер урындыкларда утырырга әзерләнеп барырга кирәк. Кемнәрдер өс киемнәрен асларына салып утырып карый, әмма өс тә туңа бит, җылылык күптән сүндерелде. Шуңа күрә, монда кай җиреңне җылытырга да белмәссең.
      Һәм авыруларның «тешенә» тигән тагын бер нюанс бар, ул да булса кабат барганда сине инде бүтән табиб каравы. Беренче килгәч тикшереп, аһ-зарыңны тыңлап, диагнозны бер табиб куя һәм берничә көннән соң барасың, башкасы кабул итә. Озак еллар дәвамында үзеңнең учас тогыңа бер докторга йөрисең, ул да сине белеп бетер ми әле, ә монда... Шуңа беренчесенең бер диаг ноз, икенчесенең икенчене куйган очраклар да бар икән. Бусын инде биргән анализларны караганнан соң дип аңларга кирәк, ә табибларның белмәвеннән түгел. Шулай да, бер ачылган «больничный лист» ябылганчы берүк табиб дәваласа яхшырак булыр иде. Чөнки аларның да укытучылар кебек үк, һәрберсенең үз методы һәм методикасы. Кешенең дәвалауның төрле ысулларын кулланып өендә ятасы түгел, тизрәк савыгасы килә.
      Табибка керергә чират турында да берничә сүз. Алар өч төрле. Беренчесе – төп чират, анда иң сабыр кешеләр тора дияр идем, алар этешми-төртешми, чәңчеми-чәпелдәми генә көтә бирә. Төп чиратка «я только спросить» дигән тагын бер чират өстәлә.
      О, болаааар! Болар турында аерым бер кыйсса язарга була. Аларның «наглость»лары талаша-талаша төп чиратка кысылырга да, инде шундыйлардан хасил булган төркем эчендә гауга куптарырга да җитә. Ә бит шулар арасында сорарга гына керүчеләр бер-икәү генә, калганнары төп чираттагыларның канын кыздырып, тулы бер «приемда» булып чыга.
      Өченче чиратны бик үк зарарлы дип әйтмәс идем, тиз бара баруын, шулай да шәфкать туташының игътибарын бик еш үзенә ала, шуның белән төп чиратны азга гына булса да тоткарлый. Болар, табибка кереп тормый гына «больничный»ларын яптыручылар. Әйтәм бит, боларына түзәрлек. Чиратта төрле кеше булуын беләсез инде, яздым. Сабыр гына көтүчеләр арасында, хәтта медик та бар иде. Моны, кабинеттагы шәфкать туташының «больничный лист»ларын яптыручылар чиратына кәгазь чыгарып биргәндә, әлеге тыйнак яшь ханымны күреп: «Ә син нишләп утырсың, бездә медик лар чиратсыз керә бит», – дигәненнән белдек. Моңа карап кына ул сикереп торып, шатлана-шатлана чиратсыз кереп китмәде, оялчан гына елмаеп, юк көтәм инде, дип, шул тимер урындыкта утырып калды. Бу хәлгә шаһит булган коридордагыларның бик күбендә әлеге медик хатын-кызга карата хөрмәт хисе уянмый калмагандыр. Респект аңа! Ә тегесе: «Ну, ярар алайса, ошаса утыр инде», – диеп, кереп китте.
      Баскычтан аска төшкән һәр кеше гә күз булса да сирпеп аласың бит инде. Күңелгә бер сиксән яшьләр тирәсендәге әби кереп калды. Ниндидер анализлар аласы бар икән, әмма аңа кирәкле кабинет бикле. Узган-барган һәр медиктан сорады, кайда икән монда утыручы кыз, дип, әмма төгәл җавап бирүче булмады. Әби

    • бераз көтеп торды да, өскә менеп китте. Күпмедер вакыттан соң икенче яктарактагы баскычтан төште, әмма аңа карап кына, әлбәттә инде, кабинет ачык түгел иде. Кулына швабра тоткан җыештыручыга кадәр сорады инде, җаныкам. Тагын өскә менем китте. Ун минутлап узгач, тагын төште. Очраган бер кешедән: «Өчкә кадәр эшләргә тиеш алар, күрмәдегезме?» – дип сорады. Инде амбулатор карталарны бирүче ханым түзмәде, рәхмәт төшкере, сине монда көтәләр дип, коллегасына шалтыратты. Тегесе, беркадәр вакыттан соң, каядыр җыелышта идем дип, кабинетын ачып керде. Бер сәгать көткән теге әби өчен коридордагылар җиңел сулап куйды.
      Аннары, чиратта утыручылар, ниндидер танышларын очратса, вәт тотыналар сөйләшергәәә, теләмәсәң дә ишетәсең бит, колакны томалап куймыйсың. Баласы, атасы, килене, кияве – гомумән, бөтен кардәш ыру да калмый анда. Кем өйләнгән, кайсы аерылган, кем кемгә нәрсә дип әйткән һ.б., һ.б. Үзләре дә белепме, белмәстәнме, тирә-юньдәгеләргә шуның кадәр күп мәгълүмат та рата лар, исең китәр! Бер тапкыр да күр мәгән кеше турында, иң якын ту ган ыңдай, әллә ниләр белеп бетерәсең. Чиратта әле тагын «буш колак» эзләүчеләр дә бар. Ул синең яныңа туры килсә, бетте инде, тыңларга әзерлән. Башта гомуми сүзләр белән кылларыңны тарткалап карый, ә инде ачык йөз белән җавап та биреп куйсаң... Туктата да, торып та китә алмыйсың, чөнки тәрбияң кушмый. Вәт утырасың чиратың җиткәнне көтеп. Ә кайвакытта бик кызыклы шәхес тә туры килә, үзең сораулар биреп, сөйләндерәсең. Менә миңа, Украина якларында туган Маруся түти дип әйтик инде, үзенең дүрт яшьлек вакытында әнисе белән фашистлар бомбасы астына эләгүе турында бәян итте. Әнисе аны чокырдан, туфрак астыннан казып алган, инде үлгән дип уйлаган, чөнки кыз суламаган. Ясалма сулыш ясап, аңына китергән, әмма Маруся түти шул контузиядән соң гомере буе начар ишеткән. Безнең якларга эвакуацияләнгәннәр, әнисе заводта эшләгән, ә үзе, үскәч, медицина белеме алган. Гомерем буе кешеләр дәваладым, диде. Кем белгән инде, беренче һәм соңгы тапкыр күргән очрак лы кешегә теләсә нәрсә сөйләп була. Әмма әбинең белемле һәм «культурный» булуы сөйләшүеннән үк беленеп тора. Бүгенге көн хәлләреннән дә хәбәрдар, сәясәттә дә яхшы «сөрә», һәр нәрсә буенча үз фикере бар. Шуңа күрә, миңа күңелсез булмады, вакыт тиз узды, әңгәмәдәшемә һәм табибларга рәхмәт, әмма теге урындыклар белән ни дә булса эшләргә кирәк. Пластмасс кына да түгел бит алар ичмаса, тимер...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шәп язылган?