Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Журналистлар да иминлек сагында

Тагын бер ел ахырына якынлаша, димәк нәтиҗәләр чыгарыр вакыт. Татарстанның ЮХИДИ идарәсе республика журналистлары арасында «Ышаныч һәм иминлек» бәйгесенә йомгак ясады. Әлеге конкурста ел да «Яшел Үзән» газетасы ел да катнаша.

Рифкать Миңнеханов оештырган бәйге быел 16нчы тапкыр уздырыла икән инде. Беренче тапкыр 1999 елда бәйгегә 47 язма, 22 аудио язма, 15 видеосюжет тәкъдим ителгән булса, быел җиде номинациядә 270 эш кабул ителгән. Журналистлар юл йөрү кагыйдәләрен аңлатуда, халыкка җиткерүдә зур өлеш кертә. «Яшел Үзән» битләрендә дә ЮХИДИ хезмәтенә кагылышлы язмалар еш яктыртыла. Ни кызганыч, көндә әле монда, әле тегендә аварияләр, юл фаҗигаләре булып тора. Һәм без бүгенге тормышыбызның иң зур проблемасына күз йомып кала алмыйбыз. Машина йөртүчеләрнең генә түгел, ә җәяүлеләрнең дә, бер-беребезгә юлларда иътибарлырак булырга кирәклеген аңлату төп бурычыбыз. Бер генә язмабыз белән дә укучыбызны уйланырга мәҗбүр итәбез икән, димәк максатыбызга ирешәбез дигән сүз.
Бәйге җиңүчеләрен котларга килгән Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдрахманов та: 
– Журналистлар халыкка юл йөрү кагыйдәләрен аңлатуда зур өлеш кертә. ЮХИДИ хезмәткәрләренең дәрәҗәсен арттыруыгызга, шушы темага зур игътибар бирүегезгә рәхмәт, – диде ул. 
«Ышаныч һәм иминлек» бәйгесе җиңүчеләре арасында «Яшел Үзән» газетасы да бар. Котлыйбыз һәм киләчәктә юлларда һәвеф-хәтәрләр кимесен иде дигән теләктә Яңа елны каршы алабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев