Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Үзенчәлекле шигырь бәйрәме

Ел саен Яшел Үзән районы Әйшә урта мәктәбендә Габдулла Тукай исемендәге Халыкара Тукай укуларының муниципаль тур бәйгесе уздырылып килә.

Быел ул үзенчәлекле, дистанцион форматта үтте, ягъни укучыларның чыгышларын видеоязмалар аша гына тыңлый һәм бәяли алдык. Анда авыл һәм шәһәр мәктәпләреннән 70 тән артык укучы көч сынашты.

Быелгы шигыр уку бәйгесе ТАССРның 100 һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган иде. Бәйге ике юнәлештә оештырылды. Беренчесендә укучылар татар язучыларының шигырьләрен яки чәчмә әсәрләрен сәнгатьле итеп укысалар, икенчесендә каләм тибрәтүче укучыларның шушы темага багышлап язылган иҗат җимешләре тыңланды. Балаларның чыгышларына Татарстан китап нәшриятында эшләүче язучыларыбыз Рифат Сәлах, Галимҗан Гыйльманов, Ленар Шәех һәм Газинур Морат бәя бирде. Алар катнашучыларның шигырьләрне интонация белән укуларына, сөйләү һәм сәхнә культурасына, башкару осталыгына игътибар итте.

Укучылар бу бәйгегә бик нык әзерләнгәннәр. Алар арасында “кайнар көрәш” барды дип әйтсәм дә була. Ниһаять, иң дулкынландыргыч вакыт җитте. Шигырь уку бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды.

Яшел Үзән данын яклар өчен иң - иңнәр арасыннан С.К.Гиматдинов исемендәге Осиново гимназиясенең 4 сыйныф укучысы Гайфуллин Булат, балалар иҗат үзәгендә шөгыльләнүче 6 сыйныф укучысы Җантимерова Илүзә, 5 гимназиядә белем алучы 10 сыйныф укучысы Булатова Аделя билгеләнде. Әйдәгез, аларга республикада үткәреләсе Шигырь бәйрәмендә уңышлар телик.

Уңышка ирешкән укучылар мәгариф идарәсенең Мактау грамоталары белән бүләкләнәчәкләр.

Эльвира Бачкова, Яшел Үзән районы Әйшә урта мәктәбенең
милли укыту һәм тәрбия эше буенча директор урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев