Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Зеленодольск» ТОСЭР перспективалары

«Зеленодольск» ТОСЭР (алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе)  үсеш темпларын арттыра.

2019 ел ахырына монда тагын 8 резидентны җәлеп итәргә һәм инвестиция проектларын гамәлгә ашыруның 10 елы эчендә 3,2 млрд сумнан артык инвестиция кертергә һәм 980 тирәсе яңа эш урыны булдырырга җыеналар. ТОСЭР үсеше планнары турында  Яшел Үзәндәге күчмә утырышта  Татарстан Республикасы икътисад министры  Фәрит Абдулганиев сөйләде.
«Зеленодольск» ТОСЭР 2018 елда төзелде.  Бүген ул Татарстан Республикасындагы 5 ТОСЭРның берсе. 
Хәзер  әлеге ТОСЭРда 5 резидент теркәлгән, шуларның 4сенең («Татфарм», «СПК «Гефест», «Йомшак контейнерлар фабрикасы» һәм «Казан полимер арматуралар заводы» ҖЧҖлар) заявкасы 2018 ел ахырында хупланды. «Зеленодольск» ТОСЭР статусын алар 2019 елда алды. 
2018-2019 елларда план буенча барлыгы 5 резидентны җәлеп итәргә кирәк. Бу күрсәткеч бүгенге көндә үтәлгән инде. 
Болардан тыш, тагын ике потенциаль «АРС» һәм «ЭРВОЛЬТ» ҖЧҖлар заявкалары буенча кызыксынган республика министрлыклары һәм  ведомстволары  ягыннан уңай нәтиҗәләр алынды. Хәзер аларны карау буенча Комиссия утырышы датасы билгеләнә.
 

Тулысы белән газетада укырга (№52)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев