Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Зеленодольск районында «Яшел дача» проектының җитештерү-склад комплексы төзелешенә старт бирелде

«Татарстан Республикасында яшелчә һәм җиләк-җимешләрне фасовкалау һәм эшкәртү буенча җитештерү-склад комплексын төзү» инвестицион проекты кысаларында «Зеленодольск» сәнәгать паркы территориясендә «Яшел дача» ҖЧҖнең яшелчә һәм җиләк-җимешләрне фасовкалау, эшкәртү буенча яңа җитештерү-склад комплексы барлыкка киләчәк.

Бүген комплекс төзелешен башлау тантанасында Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил - Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Фәрит Габделганиев, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Кондратова катнашты.

Проектның гомуми бәясе 200 млн. сумнан артык тәшкил итәчәк. Проектны гамәлгә ашыру барышында 55 яңа эш урыны булдыру планлаштырыла. Төзелешне 2023 елның 2 кварталында тәмамларга планлаштыралар. Җитештерү бинасының гомуми мәйданы 4,6 мең квадрат метр тәшкил итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев