Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Зеленодольск полицейскийлары вак хулиганлык өчен җирле кешене җаваплылыкка тарткан

Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлегенең дежур тору частенә Яшел Үзән шәһәрендәге лагерь территориясендә ир-атның туктаусыз сүгенүе турында хәбәр итәләр.

Урынга килгән полицейскийлар балалар лагеры территориясенә 39 яшьлек җирле кеше керүен һәм балалар алдында әдәпсез сөйләшүен ачыклый.

Полиция хезмәткәрләре хокук бозучыны полиция бүлегенә илтү турында карар кабул иткән, анда аңа карата РФ КоАП 20.1 ст.1нче өлеше (вак хулиганлык) буенча административ материал төзелгән.

500 сум штраф рәвешендә җәза билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X