Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Зеленодольск медицина училищесы студенты Әдилә Гыйльфанова – «Ел интеллекты» номинациясендә «Ел казанышы-2021» Республика премиясе иясе

15 июнь көнне В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында ТР һөнәри белем бирү оешмаларының талантлы студентлары өчен “Ел казанышы - 2021" Республика премиясенең финалы узды.

"Ел интеллекты" номинациясендә Яшел Үзән медицина училищесы студенты Гильфанова Әдилә җиңүче булды.

«Минем төп бурычым - Яшел Үзән медицина училищесын, үземнең фәнни- тикшеренү эшен, сыйныф җитәкчесе, һөнәри модульләр укытучысы Юлия Гордобутскихны лаеклы рәвештә тәкъдим итү иде,» - дип хис-кичерешләре белән уртаклаша Әдилә.

Әдиләне конкурста лаеклы җиңүе белән котлыйбыз!
Ирешелгәннәрдә тукталып калмаска, һәрвакыт алга гына баруын телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев