Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Үзеңә кул салу - зур гөнаһ!

Аллаһ Тәгалә һәр кешегә дә җанны әманәт итеп бирде. Әманәт – ул сакларга бирелгән әйбер. Шуңа күрә җан бик кадерле нәрсә булып санала. Кеше Аллаһ биргән җанны гомере буе сакларга тиеш. Җанны саклау улүзеңә зыян китерә һәм һәлакәткә алып бара торган бөтен нәрсәдән саклануны аңлата.

 Бу сүз үз эченә авырган вакытта дәвалануны да, машинада барганда тизлекне арттырмауны да һәм төшенкелеккә бирелгәч үзеңә кул салмауны да ала. Хәзерге заманда үзенә кул салучы кешеләр турында ишетергә туры килә. Аларның кайберләре бау белән асылына, кайберләре агу эчә, кайберләре үзенә пычак кадый, ә кайберләре биеклектән сикереп үзләренә кул сала. Мондый хәл мәктәптә укучы балалар арасында да, яшь кызлар һәм егетләр арасында да, шулай ук өлкәннәр арасында да була. Кешенең үз-үзенә кул салуының сәбәпләре төрле. Хәзерге вакытта шуларның иң киң таралганы түбәндәгеләр: яраткан кеше белән аерылышу, гаиләдә ир белән хатын арасында даими ызгыш-талаш, эшсез калу, бурычка бату, эчкечелек һәм наркомания. Ислам динендә үз-үзеңне үтерү - бик зур гөнаһ. Аллаһ Тәгалә бу гамәлне  Коръәндә хәрам кылды. Аллаһ Тәгалә әйтә:«Үзегезне үтермәгез. Дөреслектә, Аллаһ сезгә карата Рәхимле булды» (Нисә – 29). Шулай ук Мөхәммәд (с.г.с) дә үзеңә кул салуның зур гөнаһ булуы турында әйтте. Әбү Һүрайра (р.г) хәбәр итә: Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.с) әйткән: «Кем дә кем таудан сикереп үзен үтерсә, җәһәннәмдә мәңге калган хәлдә (таудан) сикерәчәк. Кем дә кем агу эчеп үз-үзен үтерсә, җәһәннәмдә мәңге калган хәлдә (кулындагы агуын) эчәчәк. Кем дә кем тимер белән үзен үтерсә, җәһәннәмдә мәңге калган хәлдә кулындагы шул тимерен корсагына кертәчәк» (Бухари). Бу хәдистән аңлашылганча, кеше үз-үзенә берәр нәрсә белән кул салса, җәһәннәмдә дә шуның белән яки мәңге, яки бик озак вакыт дәвамында газап күрәчәк.Шулай ук Мөхәммәд (с.г.с)  башка хәдисендә болай дип әйтә: «Кем дә кем үз-үзен берәр нәрсә белән үтерсә, җәһәннәм дә шуның белән газапланачак» (Бухари).Әл-Хәфиз ибн Хәҗәр исемле галим әйтә: «Кешенең үз-үзенә карата җинаять кылуы, гөнаһысы ягыннан, башка кешене үтергән дәрәҗәдә. Чөнки җан - аның милке түгел,  ул Аллаһныкы. Шуңа күрә ул, Аллаһ рөхсәт иткәнчә генә, үз-үзенә карата берәр нәрсә эшли ала». Әбү Һүрайра (р.г) хәбәр итә: «Без Мөхәммәд (с.г.с) белән Хунәйн сугышында катнаштык. Шунда ул үзен мөселман дип атаучы бер кеше турында: «Ул җәһәннәмгә керәчәк», - дип әйтте. Сугыш башлангач, бу кеше бик каты сугышты һәм җәрәхәтләнде. Кешеләр Мөхәммәд (с.г.с)гә әйтте: «Син җәһәннәмгә керәчәк дип әйткән кеше бүген бик каты сугышты һәм үлде».  Ләкин Мөхәммәд (с.г.с) аларга: «Ул җәһәннәмгә керәчәк», - дип әйтте.  Бу сүзне ишеткәч кайбер мөселманнар шикләнеп куйдылар. Шулвакыт кемдер әйтте: «Ул үз үлеме белән үлмәде. Ләкин  бик көчле җәрәхәтләнде. Төнлә белән, бу җәрәхәтенә сабыр итә алмагач, үз-үзен үтерде».Бу сүзләрне Мөхәммәд (с.г.с)гә җиткерделәр. Ул әйтте: «Аллаһ Бөек. Мин үземнең Аллаһның колы һәм пәйгамбәре икәнлегемә шәһидлек бирәм». Шуннан ул Билалга кешеләрне чакырып: «Җәннәткә бары тик мөселман гына керә. Дөреслектә, Аллаһ бу диннең дөреслеген гөнаһлы кеше белән дә раслый», - дип әйтергә кушты»(Мөслим).

Җүндүб (р.г) Мөхәммәд (с.г.с) пәйгамбәрдән хәбәр итә: «Бер кеше җәрәхәт сәбәпле үз-үзен үтерде. Шуннан соң Аллаһ Тәгалә әйтте:«Колым үзен үтереп Мине узды. Шуңа күрә мин аңа җәннәтне хәрам кылдым»(Бухари).

Бу хәдисләрдә үзен үтергән кеше җәһәннәмдә мәңге кала дип әйтелгән. Ислам галимнәре аңлатуынча, әгәр  кеше «үзеңне үтерү рөхсәт ителгән, гөнаһ түгел»дип,үзенә кул салса, җәһәннәмдә мәңге калачак. Чөнки ул, хәрамны хәләл кылуы сәбәпле, диннән чыккан була. Әгәр дә инде үзенә бу гамәлнең гөнаһ икәнлеген танып кул салса, бу вакыттаул - зур гөнаһ кылган мөселман. Шул сәбәпле озак вакыт дәвамында җәһәннәмдә газаплана. Әгәр дә Аллаһ Тәгалә теләсә,аны гафу итеп җәннәткә кертә.

 Күпчелек галимнәр әйтүенчә, үзен үтергән мөселман кеше юыла, кәфенләнә, аңа Әбү Хәнифә һәм Шәфигый мәзһәбләрендә җеназа намазын укыйлар. Башка кешеләргә сабак булсын өчен, сөннәт буенча, аңа җеназа намазын имам яки галим кеше укымый, ә бу эшне дәрәҗәсе ягыннан алардан түбәнрәк кеше башкара. Мөхәммәд (с.г.с) андый кешеләргә намаз укымый торган булган.

Җәбир ибн Сәмура хәбәр итә: «Бервакытны Мөхәммәд (с.г.с)янына үзен үткен нәрсә белән үтергән кешене алып килделәр һәм ул аңа җеназа намазы укымады»(Мөслим).Бу хәдисне галимнәр:«Мөхәммәд (с.г.с) үзен үтергән кешегә җеназа намазын башкаларга сабак булсын һәм бу гөнаһтан саклансыннар өчен укымады», - дип аңлаталар.

Ислам динендә үзен үтергән кеше өчен Аллаһ Тәгаләдән җәһәннәм газабыннан коткаруны һәм җәннәткә кертүне сорап дога кылырга ярый. Кыямәт көнендә бу кешенең хөкеме Аллаһтеләгенә бәйле. Әгәр дә Аллаһ Тәгалә теләсә аны гафу итә, әгәр дә гафу итәргә теләмәсә, җәһәннәмдә газаплый. Ни өчен кеше үзен үтерергә карар кыла? Аны моңа нәрсә этәрә? Кешене үзенә кул салуга, иң беренче чиратта, төшенкелеккә бирелү хисе, ягъни Аллаһның рәхмәтеннән өмет өзү теләге этәрә. Шуңа күрә Аллаһ Тәгалә мөселманнарга һәрвакытта да Аллаһның рәхмәтенә өметләнеп, төшенкелеккә бирелмичә яшәргә куша. рәхмәтеннән Аллаһ Тәгалә шулай ди:«Аллаһның рәхмәтеннән өметегезне өзмәгез, Аллаһның рәхмәтеннән бары тик кәферләр генә өмет өзә» (Йосыф –  87).

Кеше төшенкелеккә бирелсә, аның яшисе килми башлый, дөнья мәшәкатьләреннән үзенә кул салып котылмакчы була. Ләкин чынлыкта, ул алардан котылмый, ә киресенчә, үзен тагында катырак газапка этәрә. Ислам дине күзлегеннән караганда, кеше төшенкелеккә шайтан котыртуы сәбәпле бирелә. Шуннан соң шайтан аныңкүңеленәүзен үтерү уен кертә. Шайтан котыртуынча, үзеңне үтерү - ул дөнья мәшәкатьләреннән котылу юлы. Ләкин чынлыкта кеше үз- үзен үтереп тагын да куркынычрак һәм катырак газапка дучар була. Андый кешене шайтан шундый уйлар белән котырта: «Синең хәзер беркемгә дә кирәгең юк, сине беркем дә яратмый, синең өчен бу дөньяда яшәүнең мәгънәсе калмады». Шушы вәсвәсәгә алданып, кеше үзенчә бу дөньядагы авырлыклардан котылмакчы була.

Кешенең шайтан вәсвәсәсенә бирелүе йә иманының бөтенләй булмавына, йә зәгыйфь булуына бәйле. Аллаһка һәм Кыямәт көненә ышанучы кеше дөньяда яшәүнең асыл мәгънәсен аңлый.  Бу дөнья - сынау урыны. Ул үз эченә төрле авырлыкларны, мәшәкатьләрне, шулай ук рәхәт һәм күңелле мизгелләрне дә ала. Кеше дөньяга гомере буе  рәхәттә яшәү өчен генә килми. Аллаһ Тәгалә аны кайбер вакытта авырлыкбеләндә сыный. Аллаһка чын-чынлап инанган кеше авырлыкны да һәм рәхәтлекне дә бер үк төрле кабул итә. Чөнки бөтен нәрсәдә аның өчен хәерле. Аллаһ Тәгалә Коръәндә авырлыкларга очраган кешеләрне сөендереп шулай ди:«Дөреслектә, авырлык белән җиңеллек килә. Дөреслектә, авырлык белән җиңеллек килә» (Шәрех: 5-6).

Аллаһ Тәгалә бу аятьтә бер авырлыктан соң бик күп җиңеллек килү турында безгә хәбәр итә.Әгәр дә кеше төшенкелеккә бирелсә яки аның эче пошса, Мөхәммәд (с.г.с) аңа шундый доганы укырга куша: Ул әйтә: «Әгәр дә кеше, эч пошу яки кайгы килгәннән соң, шушы доганы укыса: «Әллаһүммә иннии гәбдүк, ибнү гәбдик, ибнү әмәтик. Нәәсыйятии биядик, мәдыйн фийә хүкмүк, гәдлүн фийә кадааук. Әсъәлүкә бикүллисмин һүә ләк, сәммәйтә биһи нәфсәк әү әнзәлтәһү фии китәәбик әү гәлләмтәһү әхәдән мин халкъыйк әү истәъсәртә биһи фи гыйльмил гайби гиндәк ән тәҗгәләл – Курәәнә рабигә калбии вә нүүрә садрии вә җәләәъә хүзнии вә зәһәәбә һәммиии», - Аллаһ аның эч пошуын, кайгысын юкка чыгара һәм аны шатлык белән алыштыра. Сәхәбәләр: «Без бу доганы өйрәникме?»- дип сорадылар. Мөхәммәд (с.г.с) әйтте:«Әйе, ишеткән һәр кешедә аны өйрәнергә тиеш» (Әхмәд, №4318).

Мәгънәсе: «Йә Аллаһ! Дөреслектә, мин Синең колың, Синең колың булган ир-атның баласы, Синең колың булган хатын-кызның баласы. Минем алгы чәчем Синең кулыңда (ягъни Син минем белән нәрсә теләсәң шуны эшлисең), миңа карата Синең карарың үтәлә, Синең хөкемең гадел. Мин Синнән Үзеңне атаган яки китабыңда иңдергән яки мәхлукларың арасында берәрсенә өйрәткән яки Үзеңнең яшерен гыйлемеңдә күрсәтмичә калдырган бөтен исемең белән Коръәнне йөрәгемнең шатлыгы, күкрәгемнең нуры һәм кайгым белән эч пошуымныңюкка чыгуына сәбәпче итүеңне сорыйм!»

Аллаһ Тәгалә барчабызны да күңел төшенкелегеннән һәм кайгыга бирелеп гөнаһлы гамәлләр кылудан сакласын!

Алмаз хәзрәт Сафин.

 Фото:https://thinktanks.by/publication/2017/07/06/samoubiystva-kak-im-protivostoyat-v-belarusi.html

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: