Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Зөбәрҗәт»кә – алкышлар

Кече Шырданда Өлкәннәр көне бәйрәмендә Олы Ачасырдан «Зөбәрҗәт» ансамбле чыгышы еракта калган хатирәләрне тагын бер кат яңартты, ике авыл арасындагы дуслык күперен тагын да ныгытты.

Хәзер кеше матур картая
Әнә  көзге гөлләмәләр  артында үзләре дә чәчәк кебек утыра өлкәннәребез. Яшьлекләрендә  кем колхозда, кем кайда  намуслы хезмәт иткәннәр, бүгенге көндә Кече Шырданда,  яшьрәкләргә үрнәк күрсәтеп, туганнар кебек бер йодрык булып, тату һәм матур гомер кичерәләр. Колхоз чоры артта калса да, Олы Ачасырлар да, Олы Шырданнар да үз итә Кечеләрне, бәйрәмнәрне бергә каршылый. Ә Кече Шырдан сабан туе өч авылны да берләштерә.
Хезмәт юлын  Кече Шырдан мәктәбендә башлаган  пенсиядәге укытучы, ансамбльнең гармунчысы Рафаэль Шәйхуллин шырданлыларны кече күңелле,  белемгә омтылучан  булуларын искәртә, ә «Зөбәрҗәт» ансамб­ле җитәкчесе Тәскирә Шәйхуллина исә Шырданның Шиши таулары аша  шәһәргә юл алуларын  сагынып искә төшерә. Ә менә «Зөбәрҗәт» кызлары – туган якның китмәс кошлары.  Гомере буе авыр эштә – колхозда сыер саудылар.  Ә бу хезмәтнең нинди  булуын безгә аңлатып торасы юк –  сәламәтлекне бетерә торган нәрсә.

Хәзер кеше актив картая
Хәер, барысына да җаен таба «Зөбәрҗәт»! Сәламәтлекне  – скандинавия йөреше белән, ә  рухи сәламәтлекне ансамбльгә йөреп, ислам нигезләрен өйрәнеп ныгыта.  Ул гына да түгел, хуҗалык эшләрен  бергә эшли, бер-берсе белән тәҗрибә уртаклаша.  Әнә шырданлыларга  күчтәнәч итеп ике гөбәдия пешереп төшкәннәр. Данлыклы аш-су остасы Кадрия Фәсхетдинова пешергән һәр ризык телеңне йотарлык тәмле. Күрсәтерлеге, өйрәтерлеге бар!
«Зөбәрҗәт» программасында халкыбыз элек яратып җырлый торган  җырлар, мәгънәле шигырьләр.  Җырлыйлар, җырлаталар, ут чыгарып биеп тә алалар. Хәрәкәттә – бәрәкәт!

Р.S. Язмамда картаю сүзе  күп кулланылды, гафу! Хәзер кеше  дөрес картая һәм шуның белән яшәрә дә, сокландыра да!

Автор  фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X