Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Зөбәрҗәт шәһәрнең гүзәле»: кем булыр?

Яшел Үзәндә «Зөбәрҗәт шәһәрнең гүзәле» дип исемләнгән матурлык бәйгесенә старт бирелде. Җиңүчене Шәһәр көнендә бәйрәмнең төп сәхнәсендә игълан итәчәкләр.

20дән 35 яшькә кадәрге теләге булган барлык хатын-кызларны бәйгедә катнашырга чакыралар. Сайлап алу туры буенча финалга 10 катнашучы чыга. Моның өчен анкета, презентация формасындагы видеоролик һәм фотографияне Ленин урамындагы 13нче йортка, Яшел Үзән музыка театрына җибәрергә була. Шулай ук кызыксындырган сорауларны һәм үзең турында мәгълүматны e-mail: zmt-zeldol@yandex.ru «Королева изумрудного города» тамгасы белән юлларга кирәк.
Беренче сайлап алу туры 21 августта Яшел Үзән музыка театрында уза. Финал туры 30 августка – Шәһәр көне бәйрәменә билгеләнгән. «Зөбәрҗәт шәһәрнең гүзәле» бәйгесе җиңүчесен төп сәхнәдә котлаячаклар, дип хәбәр итә район Советының матбугат хезмәте. Төп приз – Сочи шәһәренә юллама!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X