Заводта да, спортта да сынатмыйлар
Яшәеш

Заводта да, спортта да сынатмыйлар

А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән ­заводы командасы «Ак Барс» холдинг компаниясе» АҖнең «Сәламәтлек-2018» Спартакиадасы кысасында уздырылган теннис һәм шахмат ярышларында катнашты.

Заводның 20нче цехы эшчесе Ольга Маслова  хатын-кызлар арасында беренчелекне яулады.
50 яшькәчә ирләр арасында барган ярышларда завод эшчеләре барлык призлы урыннарга иреште.
Спартакиадада барлыгы 8 команда катнашты. Безнекеләр, 16,5 очко җыеп,  беренче урынга лаек булды.
Ә заводның 18нче цехы хезмәткәре Константин Сутулов  Санкт-Петербургта үткәрелгән II «Осенний МарафонЪ» ярышында  (42 км 195 м) беренчелекне яулады.  Котлыйбыз!

Фото завод сайтыннан алынды.


Зеленодольский завод имени А.М.Горького Осенний марафон

Нет комментариев