Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

“Завод торбасына ябышыгыз!” – дия иде

Яшел Үзәннең Җиңү паркында Советлар Союзы Герое, бөтен гомерен “А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы” предприятиесенә багышлаган, легендар шәхес Иван Засоринның тууына 105 ел тулу уңаеннан зур митинг булды.

Анда Засоринның кызы Альбина Пенкина да катнашты.

Иван  Михайлович заводта 1932 елда балта остасы булып эшли башлый. Ә сугыштан соң җаваплы вазифаларны – пропуск бюросы начальнигы, сак бүлеге начальнигы урынбасары , предприятие цехларының берсенең начальник урынбасары вазифаларын башкара.

Засорин заводта фидакарьләрчә генә хезмәт итеп калмый, заводның барлык иҗтимагый тормышына караган чараларда да катнаша. Аны төз атуы өчен “Ворошиловский стерлок” дип йөртәләр. Яшьләр белән очрашуда  аларга :”Егетләр-кызлар, завод торбасына ябышсагыз, тормышта бервакытта да югалмассыз!” дип әйтә торган булган. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр  заводка тугры калган Иван Михайловичны  барысы да  сагынып искә алды һәм матур хатирәләре белән уртаклашты. Урыны оҗмахта булсын! 

Фото: zdship.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск Зеленодольский завод имени А.М.Горького парк Победы Героя Советского Союза городской парк горьковчане помнят митинг Иван Засорин