Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Завод җитәкчелеге ветераннар белән очрашты

Шушы көннәрдә  «А.М.Горький исемендәге Яшел  Үзән заводы” АҖ коллективы һәм  җитәкчелеге  бер төркем  ветераннарны Өлкәннәр көне  һәм заводка нигез салынуның 123 еллыгы белән котлады.

Заводның ветераннар советы рәисе Валентина Борисова завод җитәкчелегенең ветераннар оешмасы белән тыгыз хезмәттәшлектә эшләвен билгеләп узды.  Ветераннарның заводтан  шактый ярдәм алуын әйтте.  Заводның яшьләр оешмасы рәисе  Дмитрий Анисимов та бүгенге яшьләрнең ветераннардан үрнәк алуын ассызыклады.

Ахырда ветераннарның сөйләшүе бәйрәм табыны артында дәвам итте.

Фото завод сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев