Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Зарланып кына булмый!

Хуҗасыз этләрнең күп булуыннан шәһәр халкы гына түгел, ә авыл кешесе дә нык зарлана.

Чынлап та, урамга чыгарга, ялгызын гына балаларны мәктәпкә җибәрергә куркыныч. Берәмләп кенә түгел, ә көтүләре белән йөриләр бит. 
Әлеге мәсьәлә буенча редакциягә шалтыратып зарланучылар да, интернетта язучылар да күп. Баш мөхәрриребез бу мәсьәләне атна саен диярлек район башлыгы белән очрашуда җиткереп тора. Этләрне атарга ярамаганлыгы турында яхшы беләбез. Әмма күрәләтә бу проблемага күз дә йомып булмый. Шуңа да урамда йөрүче этләрне күрәсез икән, аларны фотога төшереп, халык контроленә язып җибәрергә, район хакимиятенә мөрәҗәгать итәргә, 4-30-00 «кайнар линия» телефонына шалтыратып әйтергә дә мөмкин. Шулай ук авыл җирлеге башлыгына да язмача мөрәҗәгать белән килә аласыз, иң мөһиме буш сүз генә булмасын, ә исбатлап торучы фотосурәт кирәк. Киләчәктә бу мәсьәләне хәл итү өчен республикадан акча сораганда, халыктан килгән заявкаларның күп булуы мөһим.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев