Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Үзара сөйләшкәндә дә йоктырырга мөмкин

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзорның Яшел Үзән территориаль бүлеге биргән мәгълүматларга караганда, 2017 елда Яшел Үзәндә 78 туберкулез очрагы теркәлеп, ул 2016 ел белән чагыштырганда 14,9 процентка кимрәк булган.

Әмма бу сан республика күрсәткеченнән югарырак. Шул исәптән 17 яшькә кадәрге балалар арасында 1 очрак ачыкланган.

Туберкулез – микобактерияләр китереп чыгара торган йогышлы авыру. Туберкулезны һәркем йоктыра ала, әмма  актив формадагы авыручылар белән тыгыз контактта  булу, аны йоктыру ихтималын арттыра. Туберкулез инфекциясе чыганагы – тышкы тирәлеккә туберкулез микобактерияләре  бүлеп чыгаручы авыру кешеләр һәм хайваннар.
Туберкулез инфекциясе аспирация юлы белән йога. Ул авырудан сәламәт кешегә  йөткергәндә, төчкергәндә һәм хәтта сөйләшкәндә күчәргә мөмкин.
Төп симптомнары:  озакка сузылган ютәл, кан төкерү, күкрәк авырту, хәл булмау, температура күтәрелү, тирләү.
Авырмас өчен елга бер тапкыр флюорография тикшерүләре узу, балаларга иммунологик пробалар ясау, авыруларны изоляцияләү, туберкулез учакларында  дезинфекция чаралары уздыру мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: туберкулез