Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Замана баласы гына түгел, ата-аналар да ярдәмгә мохтаҗ

Балаларыбызга әхлак-тәрбия орлыклары салу, аларны кечкенәдән үк максатчан һәм уңышлы итү, сәламәт үстерү ата-ананың теләге генә түгел, бурычы да.

Ата – аналар еш кына, психологик һәм педагогик белемнәре җитеп бетмәү сәбәпле,  үз балалары белән дөрес мөнәсәбәт урнаштырып, уртак тел таба алмый. Монда квалификация­ле специалистлар ярдәменнән башка гына мәсьәләне уңай якка үзгәртүе мөмкин түгел һәм кирәкми дә. Чөнки килеп туган киеренке хәлнең тагын да кискенләшүе бар. Мәктәп яки балалар бакчасы белән тыгыз элемтәдә, бер уйда булып кына, ата-ана-бала арасын җайга салып була торган очраклар хәзерге заманда ешрак күзәтелә. Шундый гаиләләргә ярдәм итү йөзеннән, районыбызда Александр Тыгин инициативасы белән «Ата-аналар университеты» («Родительский университет») муниципаль программасы үз эшен башкара.
Ата-аналар университеты ул – үзең, балаң һәм партнерың белән булган гадәти хәлләргә башкача карап, конфликтка, авырлыкларга чынлыкта нәрсә китергәнен аңлау һәм күрү, мин кайсы урында ялгышлык җибәрдем, дигән сорауга җавап табу мөмкинлеге. Бала яши торган дөнья зурлар дөньясыннан бик нык аерыла. Ата-аналары ни көткәнен, балалар ни хикмәт беләндер, бик төгәл билгели. Алар әти-әнисенең хисләрен, эмоцияләрен «укый» белә, сүз белән әйтмәгәнне дә «тотып» ала. Шуңа күрә гаиләдә балага игътибар бик күп булырга тиеш. Ике арадагы аңлашылмаучылыклар аралашу җитмәгәндә килеп туа да инде.


Тулы язма газетада (№85).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев