Җәза көчәйтелә
РФ Президенты кешеләр һәлак булган яисә нык имгәнгән ДТП урыныннан качып китүчеләр өчен җаваплылыкны көчәйтте.
Элек алар машина йөртү хокукыннан 1,5 елга мәхрүм ителә, яисә 15 тәүлеккә кадәр арест салына иде. һәм бу аларга авария урынында калып, алкогольгә тест тапшыручылар белән чагыштырганда, ниндидер өстенлек биргән булса, хәзер җәза бертөрле булачак – ДТП нәтиҗәләренә бәйле рәвештә, вакыйга чыгарган урыннан качучылар 9 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев