Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Үз фикеребезне белдерик

Сайлау участокларында бүген чын бәйрәм рухы бөркелеп тора: көн сүрән, ышыксыз булса да, күңелләрдә күтәренке кәеф, урамнарда музыка яңгырый. Бәйрәмчә матур киенеп сайлаучылар участокларга юнәлә.

Яшел Үзән механика көллиятендә беренчеләрдән булып Яшел Үзәннең почетлы гражданины, район ветераннар советы рәисе, бермандатлы округтан кандидат булган Тәлгать Гыйззәтуллин гаиләсе белән тавыш бирде.
- Сайлаулар безнең гаилә өчен – һәрвакыт мөһим сәяси вакыйга, шуңа күрә без тавыш бирергә һәрчак бергә киләбез. Минемчә, сайлаулар җәмгыятебезнең сәяси үзаңы ни дәрәҗәдә икәнлеген генә түгел, анда нинди проблемалар өстенлек итүен күрсәтергә ярдәм итүче чара. Илебез гражданнарының кайсы кандидат өчен нинди процент белән тавыш бирүенә карап, халкыбызның бүгенге тормыш-көнкүреше белән канәгатьме-түгелме икәнлеген күреп була. Мин,беренче чиратта, пенсионерларның көнкүреше турында борчылам, чөнки чаң сугарлык бит, торак-коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр тотрыксыз рәвештә үсә. Менә шул хакта уйланырга, мәсьәләне чишү юлларын эзләргә кирәк. Шуңа күрә сайлау көнендә һәр кеше үзенең сайлау участогына килеп, илебездә, төбәгебездә тотрыклылыкны саклый белә торган, иҗтимагый- сәяси тармакның барлык якларын алга чыгарып эш итәргә сәләтле кешеләргә тавыш бирергә, үз фикерен белдерергә тиеш, - дип ассызыклады Тәлгать әфәнде безгә биргән интервьюсында.


Фото: Ильсия Завилейская 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев