Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Үз эшләре белән мәшгульләр үзләре түли

Хәзер үз эшләре белән мәшгуль кешеләр дә взнос кертеп,  үзләренең киләчәк пенсияләрен билгели ала. Бу уңайдан взносларның ничек исәпләнүе хакында без Пенсия фондыннан белештек.

Яшел Үзән Пенсия фонды хәбәр итүенчә, үз эшләре белән мәшгуль кешеләрнең  пенсия хокукын теркәү  өчен махсус салым режимы кулланыла: «Профессиональ табышка салым» һәм ул мәҗбүри пенсия страхование­сенә  фактта түләнгән страховой взнослардан  чыгып исәпләнә.
Үз эшләре белән мәшгуль гражданнар мәҗбүри пенсия стархованиесе буенча хокук мөнәсәбәтенә үзләре керергә тиеш.
Теркәлү өчен  яшәү урыны буенча Пенсия фондына мөрәҗәгать итеп була.  Үзең белән гариза, паспорт һәм салым түләүче буларак салым органында исәпкә басу  турында белешмә алып килергә кирәк.
Мөһим! Пенсия фондына  страховой взнос түләү  теләсә-нинди күләмдә булырга мөмкин, әмма 2019 елда ул 238233,60 сумнан артмаска тиеш. Бу взносны агымдагы елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча түләргә кирәк.
Страховой стажга мәҗбүри пенсия страхованиесенә страховой взнос түләнгән чор гына кертелә. 
Әгәр дә түләнгән страховой взносның гомуми  суммасы фиксацияләнгән күләмнән ким булмаса, ул вакытта стараховой стажга ел исәпләнә. Әгәр дә түләнгән сумма  фиксацияләнгән күләмнән кимрәк булса, стажга түләнгән взноска пропорциональ чор кертелә. Мондый взносның фиксацияләнгән күләме 2019 елда 29354 сум тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев