Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"ЮВТ-24" телеканалының аудиториясе арткан

Әлеге телеканал эшли башлаганнан бирле караучылар 25%ка күбрәк.

Әлеге статистика «Таттелеком» ГАҖнең «Телесмотрение» тикшеренүләреннән күренә.

Ай саен «Телесмотрение» тикшеренүе Әлмәт һәм Әлмәт районының 3 мең телетамашачысын тикшерә. Аның мәгълүматларына караганда, «ЮВТ-24» телеканалына күчүчеләрнең санын исәпкә алучы колачлау да шактый киңәйгән. Февраль аенда Әлмәт тамашачыларының 25%ы әлеге каналны караса, хәзер 30% ка якын.

Аудитория үсеше, тәүлек буенча тайм-слотларны анализлаудан чыгып, 2021 елның февраленнән май аена кадәр билгеләнгән. Бу күрсәткеч тамашачылар тарафыннан телеканал тапшыруларын карау вакыты артты дигән сүз.

«Әлмәт ТВ» телекомпаниясенең «ЮВТ-24» базасында яңадан йөкләнеше 2021 елның 10 февралендә булды. Шул вакыттан башлап канал «Татмедиа» АҖнең Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Зәй һәм Лениногорск филиалларын берләштереп, Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы мәгълүмат үзәгенә әверелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев