Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"Юлларыбыз уртак!" ("Нам по пути!") дигән матур марафон көчәя бара

Олылар һәм балалар командасы "Саф йөрәкләр җылысын бүләк итәбез!" ("Дарим тепло чистых сердец!") хәйрия акциясе белән Кайбыч картлар һәм инвалидлар интернат-йортында булды.

Балалар йорты һәм гаиләгә тәрбиягә алынган балалар, Норлат авылының җәйге лагерында ял итүче укучылар, Казан шәһәренең "Бельканто" ансамбле артистлары белән әби-бабайларга онытылмаслык чара оештырдылар. Сәфәр буыннар арасындагы элемтәләрне ныгыту, балаларда өлкән буынга карата хөрмәт, миһербанлык, кайгыртучанлык тәрбияләү максатыннан оештырылды.

-"Саф йөрәкләр" хәйрия фонды һәм битараф булмаган кешеләр аркасында «тыныч йорт»та яшәүчеләрнең барысы да бүләкләр алды, киң күңелләре өчен ярдәм итүчеләрнең һәммәсенә шатлыкларын җиткерделәр һәм чиксез рәхмәт белдерделәр, - дип уртаклаша Зеленодольск районы тәрбиягә бала алучы гаиләләр клубы җитәкчесе Рәисә ханым Миңнуллина. - Әмма алар гади аралашуга һәм, әлбәттә, тылсымлы һәм төрле планлы булган концертка күбрәк сөенделәр. Бөтен яшәүчеләр дә тамаша залына чыга алмады, шуңа күрә чыгышлардан соң без һәр бүлмәдәге әби-бабайлар янына кердек, баллы тәмлүшкәләр белән сыйладык, кочакладык һәм җылы аралаштык. Өлкән яшьтәге кешеләрнең сөенечле йөзләре бу чарада катнашучылар өчен иң югары бүләк булды. Ике буын дуслык билгесе итеп, бергәләп чәй эчкәннән соң, әби-бабайлар оныкларын җылы кочак җәеп, ешрак янына килүләрен үтенеп, озатып калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бу чарада катнашуыбызга бик шатбыз. Бар ойыштыручыларга, катнашучылар га зур рахмет "Belcanto" коллективы исменнен. Изгелек ятып калмас. Тагында очрашканга тиклем.

    2
    X