Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ЮЛЛАР, ЮЛЛАР, ИНДЕ НИЧӘ ЕЛЛАР...

Безнең илдә гомер-гомергә булган ике проблеманы бөтен дөнья белә. Ул – дураклар һәм юллар. бүгенге көндә беренчеләре белән хәл тагын да кискенләшә барса да, икенче мәсьәлә яхшы якка үзгәрә кебек. Кайчан карама, кар дими, яңгыр дими – асфальт салалар, үзәккә үткән бөкеләр ясап – юл төзекләндерәләр. Әмма юк икән шул, күпме генә тырышсак та, бездә сыйфатлы юл юк икән. Моны белгечләр исбатлаган.

Иң яхшы юлның кайда булуын ачыклау максатыннан, Бөтендөнья икътисад форумы экспертлары 144 ил буенча йөреп, тикшерү ясаган. Кызганычка, нәтиҗәдә Россия шулар арасында 136нчы урынга гына лаеклы дип табылган. Чит илләр күзлегеннән караганда, бәлки шулайдыр. Әмма, без үзебез авылларда һәм хәтта, шәһәр урамнарының кайсыбер урыннарында таш кына җәйсәләр дә, бик тә шат булыр идек әле. Шушы заманда тездән сазлыкка батып йөрү адәм көлкесе инде дә, нишлисең?! Шулай да, соңгы елларда авылларда да озын балтырлы резин итекләр аяклардан төшеп бетте, диярлек. Үзсалым акчасына һәм төрле программаларның финанс ярдәме белән, галушның эченә пычырак кертми генә каршы күршегә кереп булыр дәрәҗәгә җитеп яхшырды юллар. Шат инде без шуңа! Сөенеп туя алмыйбыз! 
Эшлекле дүшәмбе утырышында 2019 елда башкарылган юл төзекләндерү эшләренә ЯҮМР төзелеш һәм инфраструктура үсеше департаменты җитәкчесе урынбасары Дамир Ибраһимов күзәтү ясады. Яшел Үзән муниципаль районы торак пунктларында юл-урам челтәрләрен ремонтлау (юлның күчеш тибы өслеге) программасы үзенчәлеге – аның җирле әһәмияттәге грунт юлларны комлы вак таш белән каплауда. Мондый материалдан эшләнгән юл начар һава шартларына бирешми һәм алга таба асфальт-бетон катламын җәю өчен ныклы нигез булып тора. Бу программаны тормышка ашыру өчен Респуб лика бюджетыннан 50 000 000 сум бүлеп бирелгән һәм ул шәһәр генә түгел, Олы Яке, Карамалы Тау, Мулла Иле, Бәчек, Урысбага, Татар Танае, Норлат авылларындагы кайсыбер юлларны ясауга тотылган. 
Гади генә итеп әйткәндә «Асфальтка–асфальт» прогаммасы, шулай ук 
50 000 000 сумлык финанс ланган. Бу акча ярдәмендә шәһәрнең шәхси секторы урамнарында яшәү шартлары яхшыртылган һәм җәмәгать транспорты хәрәкәтләнү юлларын нормага китерүгә зур игътибар бирелгән. 
«Юл фонды» программасын гамәлгә ашыруга, 2018 елдан калган акчаны да исәпкә алып, 49 631 854 сум бүлеп бирелгән. Ул, халык күп йөри торган спорт комплекслары, сәүдә мәйданнары, мәгариф учреждениеләренә алып бара торган тротуарларны төзүгә һәм ремонтлауга тотылган. Әлеге финанс чаралары ярдәмендә, шулай ук, медицина учреждениеләре янында машина кую зоналары булдырылган. 
«2013-2020 елларда Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чималы һәм азык-төлек базарларын җайга салу» дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында, Яшел Үзәннең «Солнечный», «70 лет октября» бакчачылык җәмгыятьләренә бару юллары, 9 846 719 сумлык чыгымнар хисабына, тиеш ле нормага китерелгән. 
«Ишегалды стандарты» программасы – күпфатирлы йортларда яшәүчеләр өчен уңайлы һәм куркынычсыз шартлар тудыруга юнәлдерелгән. Аның буенча эшләрне башкару 65 000 000 сумлык финансланган. 
– Әлеге программа нигезендә 9 күпфатирлы йорт тирәсе мәйданы төзекләндерелде, шул исәптән, якын-тирәдә урнашкан 9нчы лицей һәм «Гусельки» балалар бакчасы территорияләре дә, – дип, агымдагы елда башкарылган эшләргә ачыклык кертте Дамир Ибраһимов. – Хәзерге вакытта шундый ук программалар 2020 елга формалаштырыла, финанслау лимитлары килешенгәннән соң расланачак һәм алар массакүләм мәгълүмат чараларында, Яшел Үзән муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырылачак. Өстәп шуны да әйтәсе килә, Комаров урамы ай ахырында хәрәкәтләнү өчен ачылуга әзер булачак. Шуның белән бәйле рәвештә, Сәйдәш-Королев урамнары кисешендә юл хәрәкәтен оештыруда үзгәреш ләр кертеләчәк – Королев урамына өстенлек биреләчәк. Җәмәгать транспорты, уздырылган ачык конкурслар нигезендә, маршрутка кайтачак. Бу хакта тулырак, шулай ук, мәгълүмат чараларында һәм автобуслар салоннарында урнаштырылачак. 
... Илебездә юл төзелешенең чишмә башы итеп 1722 елны атарга мөмкин. Шул елның 1 июнендә Петербург белән Мәскәүне тоташтыручы юлны төзү турындагы сенат указы чыга. Ул грунт юл була. Шул көннән соң 297 ел үткән, ә юлларны тиешенчә салырга һаман өйрәнеп бетә алмыйбыз. Инде космос кадәр космос ка да юл бар ләбаса...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев