Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Юлда йөрү кыйммәтләнде, ташламалар бетерелде

«Ташламаларны гамәлдән чыгару – иң соңгы чара, әмма безгә башка юл калдырмадылар».

2021 елның 1 мартыннан 552нче «Яшел Үзән – Күлбаш – Казан», 554нче «Яшел Үзән – Бишнә – Казан» маршрутларында бәяләр арта – 100 сум тәшкил итә, ә 104нче (Яшел Үзән – Казан) һәм 104 А (Яшел Үзән тукталыш пункты – Казан – Яшел Үзән тукталыш пунктлары) маршрутларында каралган барлык ташламалар, студентлардан кала, гамәлдән чыгарыла.

Мөһим момент: Күлбаш белән Бишнә маршрутларында күрсәтелгән бәя тукталышлар саны белән берничек тә бәйле түгел, ягъни бер тукталыш барсаң да 100 сум күләмендә түләргә тиешсең, соңгы пунктка кадәр юл тотсаң да, шул ук бәяне чыгарып саласы.
Хәзерге вакытта Яшел Үзән пассажир ташучылары катлаулы икътисади хәлдә. Коронавирустан соң пассажирлар агымы 17% ка кимегән. Монда законлы сорау туа кебек: әгәр сез тарифларны күтәргәнсез икән, нинди проблемалар турында сүз барырга мөмкин?

– Вәзгыять шундый ки, озак еллар тарифлар күтәрелмәде, ә чыгымнар сизелерлек артты, – дип шәрехлиләр ЗПАТП матбугат хезмәтендә. – 2020 елда коронавирус Россиянең барлык пассажир йөртүчеләренә, шул исәптән безгә дә сизелерлек зыян китерде. Тарифны арттыру өлешчә генә ярдәм итте.
2021 елда Яшел Үзән пассажир автотранспорт пред приятие сендә тагын бер җитди проблема барлыкка килде – Татарстан Республикасы Транс порт һәм юл хуҗалыгы ми нистрлыгы бердәм айлык социаль юл билеты өчен чыгым нарны тулы күләмдә компенсация ләүдән баш тартты. Бу нәрсә дигәнне аңлата? Юлда йөрү 80 сум тора икән, предприя тие 17 сум 80 тиен ала. Ташламалы категорияләргә караган пассажирлар (әлеге категориягә барлык пассажирларның 30%ы керә) 526 сум түләп, автобусларда бер ай күпме тели, шуның кадәр бушлай йөри иде.

– Халыкның әлеге категориясе өчен без һәрвакыт компенсация алдык, – ди Яшел Үзән ПАТПның матбугат хезмәте җитәкчесе Ислам Нәбиулин. – 2021 ел башыннан, килешү булмаганда һәм компенсация алмыйча, безнең предприятие 2 ай дәвамында, хәзерге вакытта да булган зыян нарга карамастан, халыкка хезмәт күрсәтүне дәвам итте.

Кызганычка, хәзерге вакытта субсидияләр бирү турындагы килешүгә кул куел маган (таш ла малы ка тегория ләрне ташудан кил гән зыянны компен сацияләү) һәм «Экспресс» ҖЧҖ 2021 елның 1 мартыннан му ни ципальара мар шрутлар буе н ча гражданнарның таш ламалы ка те горияләрен йөртүне № 104 «Казан – Яшел Үзән», № 104а «Яшел Үзән – Казан – Яшел Үзән тукталыш пунк ты» маршрутлар буенча туктатырга мәҗбүр булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев