Юлда тагын фаҗига
Яшәеш

Юлда тагын фаҗига

Кышкы тайгак юллар, ашыгып тизлекне арттырулар эзсез узмый.

25 гыйнварда Мәскәү – Уфа юлының 570нче чакрымында “ВАЗ-21093” автомобилен йөртүче 26 яшьлек ир  тизлекне арттырып, машинасын каршы юнәлешкә чыгарган.  Бу вакытта каршыга “Скания” автомобиле якынлашкан булган. Бәрелешергә мәҗбүр булганнар.

“ВАЗ”йөртүченең үзенең боты, ияге сынып, аны РКБга китергәннәр. Ә менә пассажиры – 53 яшьлек ир  фаҗига чыккан урында ук  алган җәрәхәтләреннән һәлак булган.

Фото: ГУ МЧС России по РТ


ДТП на автодороги Москва-Уфа

Нет комментариев