Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Юлда барганда улын руль артына утырткан

Үзенең ызгышлы, гаугалы гамәлләре белән тирә-якта дан тоткан, күп бала анасы Агина Алтынбаева социаль челтәрләрне тагын бер кат гаҗәпләндерде.

Ул тугыз яшьлек улының олы юлда машина руле артында баруын төшереп, шул видеоны интернетка куя. Һәм моны караучылар шакката. Аңа төрле комментарийлар язалар. 
Буш юлда бала машинаны сәгатенә 130 километрга кадәр куып бара. Әнисе, пассажир утыргычында утырган килеш, бу манзараны телефонга төшереп бара. Җитмәсә, тимер атның спидометрын да төшереп ала. 
Татарстан халкы Агинаны бу гамәл өчен хөкем итә, ә ул исә моңа исе дә китмәвен белдерә. 
«Теләгәнчә яшим, бер нәрсә турында да үкенмим. Минем тормышымны сез белмисез, һәм мине хөкем итәргә сез хокуклы түгел», - дип язган ул социаль челтәрләрдә. 
Бу роликны ЮХИДИ дә тикшерер, мөгаен. Дәүләт автоинспекциясендә әлегә җәнҗаллы видеога каршы җавап бирмәделәр. Баланы руль артында йөртүчене хокукыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр, анысы. 
Чаллыда яшәүче Агина Алтынбаева үзенең сәер, җәнҗаллы эш-гамәлләре белән тирә-юньгә күптән билгеле кеше. Яз көне ул кулына сабый бала алган килеш руль артында йөрүен төшереп куйган иде. Ә берчакны ул балалар бакчасыннан баласының документларын алганда, сугышып кайта. Аның гаиләсендә дүрт бала тәрбияләнә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев