Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Юл-транспорт һәлакәте очрагында нишләргә?

Әгәр дә юл-транспорт һәлакәтенә тарыгансыз икән, түбәндәгеләрне белү комачауламаячак:

• Моторны сүндереп, ачкычны алып, кесәгезгә тыгыгыз;
• «Ручник»ка куегыз һәм «аварийка»ны кабызыгыз;
• Автомобильдән чыгып, аварияле тукталыш билгесен куегыз (торак пунктларда 15 м ераклыкта, башка урыннарда 30 м);
• Ут кайтарткыч жилет яки уткайтарткыч элементлы куртка киегез (тәүлекнең караңгы вакытында, торак пунктта булмаганда, яңгыр яки томан вакытында);
• Юл-транспорт һәлакәтенең нәтиҗәләренә бәя бирегез;
Әгәр дә зыян күрүчеләр юк икән һәм: 
– авариядә ике генә автомобиль катнашса;
– ике машина йөртүче дә ОСАГО буенча иминиятләштерелгән булса;
– юл-транспорт һәлакәтендә катнашучыларның икесенә генә зыян килсә;
– аларның бер-берсенә дәгъвалары булмаса (килешсәләр);
– зыян суммасы 100 000 сумнан ким булса, сез юл-транспорт һәлакәтен (ДТП) үзлектән терки аласыз. 
Моның өчен сезгә түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:
ДТПны 4-8 ракурстан, һәръяк лап фотога төшерегез (номерларны, барлык автомобильләрне, ДТП урынын, бәрелгән урыннарны, юл катламын, җирлекне);
машиналарны хәрәкәтләнү полосасыннан читкә чыгарыгыз;
юл-транспорт һәлакәтендә катнашучы белән белдернамә (извещениенең) бер ягын тутырыгыз, икегез дә берәр нөсхәсен алыгыз һәм үз юлыгызны дәвам итегез;
документның икенче ягын һәрберегез үзлектән тутырып, үзегезнең иминият компаниясенә тапшырасыз.
Әгәр дә зыян күрүчеләр тагын бар икән:
• Аларга беренче ярдәм күрсәтегез;
• 112 телефоны буенча ашыгыч медицина ярдәме хезмәтен чакырыгыз;
• Кичектергесез очракта, зыян күрүчеләрне юлдагы машиналарны туктатып яки үзегезнең транспортта якындагы дәваханәгә озатыгыз;
• 112 телефонына шалтыратып ЮХИДИ хезмәткәрен чакырыгыз;
• ДТПны 4-8 ракурстан, һәръяклап фотога төшерегез (номерларны, барлык автомобильләрне, ДТП урынын, бәрелгән урыннарны, юл катламын, җирлекне);
• Вакыйга шаһитларының телефоннарын һәм адресларын алыгыз;
Мөһим: сез һәрвакыт ЮХИДИ бүлегенә шалтыратып, барлык сораулар буенча да мөрәҗәгать итә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев