Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Юл корбаннары исәбе – бер шәһәр

Берләшкән Милләтләр Оешмасы тәкъдиме белән 2005 елдан ноябрьнең өченче якшәмбесе юл-транспорт фаҗигаләрендә һәлак булучыларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Аның максаты –киң җәмәгатьчелекне юл куркынычсызлыгы мәсьәләләренә юнәлдерү, юллардагы үлемнәрне, имгәнүләрне киметү.

Бөтен дөньяда юл-транспорт фаҗигаләрендә көн саен 3 мең кеше һәлак була, 100 меңе җитди имгәнә. Ел саен юл һәлакәтләрендә 1,3 млн кеше үлә, 50 миллионга якыны төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләнеп, гомерлек инвалид булып кала. 15-25 яшьтәге егет-кызларның үлемендә төп сәбәп булып аварияләр тора.

Саннар уйландыра
Яшел Үзән районы һәм шәһәре буенча узып баручы елның 10 аена нәтиҗә ясап, саннарга күз салсак, алар – коточкыч. 88 юл-транспорт һәлакәтендә 19 кеше үлгән, 105е имгәнгән. Узган елның шул ук вакытына 97 авариядә, 19 кешенең гомере өзелгән, 121е зыян күргән. Былтыр фаҗигаләр кимерәк булса да, үлүчеләр саны шул ук. Аянычлы саннарны журналистларга район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе бүлеге җитәкчесе Рамил Идиятуллин җиткерде.
– Республика буенча 13 бала юл фаҗигасендә үлгән, быелның 10 аена безнең районда кызганыч, ике бала һәлак булды, мондый хәлнең күптән булганы юк иде инде. Аның берсе Зур Ключи авылында машина йөртүченең саксызлыгы аркасында килеп чыкты, икенчесе – Мәскәү – Уфа трассасында. Балалар травматизмы буенча федераль программаны үтәмәгәнбез дигән сүз инде бу, – дип сөйли баш инспектор.
Безнең район аша федераль юлның үтүе дә әлеге саннарның зур тизлек белән артуына китерә. Кеше үлеме белән бәйле һәлакәтләрнең дә күбесе нәкъ менә Мәскәү – Уфа юлында килеп чыга. Быел Зөя елгасы аша салынган күпердә ремонт бару да, бәлки авария­ләрнең шушы районда артуына сәбәп булгандыр. Август аеруча куркыныч ай – 9 кешенең гомере өзелгән.

Материалның дәвамы газетада (№85).

Юлия Леонтьева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев