Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хабаровскта коронавирус һәм грипп аркасында, маскалар киеп йөрү тәртибен кертәчәкләр

Хабаровскның күпчелек халкы 10 февральдән медицина битлекләрен киеп йөрергә тиеш булачак. Мондый карарны гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча шәһәр комиссиясе кабул итте. 

Сүз, беренче чиратта, кешеләр белән даими элемтәдә эшләүчеләр - ягъни, табиблар, транспортчылар, финанс учреждениеләре һәм сәүдә үзәкләре хезмәткәрләре турында бара. Бу хакта төбәк үзәге администрациясенең рәсми сайты хәбәр итә. 
Моннан тыш, шәһәрдә социаль һәм мәгариф учреждениеләрендә, медицина һәм сәүдә оешмаларында, хезмәт күрсәтүләр һәм җәмәгать туклануы өлкәсендә мәдәни-массакүләм чаралар үткәрүгә чикләүләр кертелә. 
Мәҗбүри рәвештә битлекләрне биналарда гына киеп йөрергә кирәк, дип билгеләнә. Маска киеп йөрү тәртибен үтәү өчен җаваплылык учреждение һәм предприятие җитәкчеләренә йөкләнгән. Дөрес, бу юнәлештә хокук бозулар булган очракта, аларга нәрсә янаячагы турында хәбәр ителми. 
Хакимият шәһәр халкы өчен битлек җитәрлек дип ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев