Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Юкка чыккан «Карлыгач» һәм яңа туган «Умка»

Новониколаевский бистәсендә яңа балалар бакчасы ачылды.

Бу җирле халык өчен күптән көтелгән вакыйга. Аңлашыла да, чөнки тулы бер буын якындагы гына балалар бакчасына йөрү бәхетеннән мәхрүм булды. Кемнедер әбисе карады, ә кемнедер, хәтта, Казанга кадәр йөрттеләр.

Әле биш ел элек Яшел Үзән районының Новониколаевский халкы балаларын кайда һәм кемгә калдырып эшкә йөрергә аптырады. Бердәнбер «Карлыгач» балалар бакчасын, авария хәлендә булганлыктан, ябалар. Иң якын дигәне дә 9 чак рым ераклыкта урнашкан һәм анда транспорт та йөрми. Ә бит һәркемдә шәхси машина юк.

Ата-аналарга балаларын якын-тирәдәге бакчаларга – Осиновога, Казанга йөртергә туры килгән. Ниһаять, бистә халкының өмете акланды –яңа балалар бакчасы төзелеше тәмамланды! «Умка» җирле балалар өчен үз ишекләрен ачты!

– Белем көненә шундый яхшы бүләк өчен республика, район җитәкчелегенә рәхмәт белдерәбез. Төзелеш барышын күзәтеп тордык, барысын да бик намуслы һәм тиз эшләделәр. Без чиксез бәхетле! – дип уртаклашты хис-кичерешләре белән биредә яшәүче Юлия.

Балалар бакчасын ачу тантанасында Татарстан Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән ми нистры Рафис Борһанов катнашты. Ул бистә халкын истәлекле вакыйга белән котлады һәм балаларга яңа бакчага ашкынып йөрүләрен теләп, мәктәпкәчә яшьтәге учреждение җитәкчелегенә зур бүләк тапшырды.

– Мондый күптәнге проблеманың хәл ителүенә мин бик шат. Бәйрәм тагын да ямьлерәк һәм тулырак булсын өчен, мин әлеге матур балалар бакчасы мөдиренә 100 мең сумлык сертификат тапшырасым килә, – диде Рафис Тимерханович.

«Умка» балалар бакчасы 80 урынга исәпләнгән, монда 4 төркем формалаштырылган. Балалар өчен татар теле дәресләренең универсаль кабинеты, спорт һәм музыка заллары, медицина блогы җиһазландырылган. Ә инде мәйданчык – хыялдагыча. Моннан тыш, мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә балалар белән шөгыльләнү өчен бөтен нәрсә дә каралган.

Агымдагы елда бу Яшел Үзән районында ачылган икенче балалар бакчасы. «Кораб лик» ачылышы турында без инде язган идек.
Барлык балаларны һәм ата-аналарны әлеге озак көтелгән бәхетле вакыйга белән ихлас котлыйбыз һәм «Умка»да сабыйларның шатлыклы авазлары тынмавын телибез. Хәерле сәгатьтә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X