Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ЮХИДИ ни өчен туктата?

– Күптән түгел юлда күңелсез хәл белән очрашырга туры килде һәм шуның белән бәйле рәвештә, беләсем килә: ЮХИДИ хезмәткәрләре юлларда автомобильләрне нинди сәбәпләр буенча туктата?

ЮХИДИ хезмәткәрләре өчен түбәндәге очраклар транспорт чарасын туктатуга нигез булып тора (Регламентның 84нче пункты): 
1) Юл йөрү иминлеген тәэмин итү өлкәсендәге таләпләрне бозу билгеләре күзәтелгәндә; 
2) Машина хуҗасының яки аның пассажирларының юл-транспорт һәлакәтенә, җинаять кылуда яки административ хокук бозуда катнашулары турында мәгълүмат (ориентировка, наряд, һ.б.) булганда; 
3) Транспорт чарасының хокук яки кагыйдә бозу максатларында кулланылуы яки аның эзләнүдә (розыск) торуы турында мәгълүмат булганда; 
4) Юл-транспорт һәлакәте, җинаять, административ хокук бозу очрак ларында шаһит буларак автомобиль йөртүчедән яки аның пассажирларыннан сорау алу таләп ителсә; 
5) Юл хәрәкәтендә катнашучыны пүнәтәй (понятой) буларак җәлеп итү максатыннан; 
6) Транспорт чарасыннан файдалану ихтыяҗы туганда; 
7) Транспорт чараларының хәрәкәтен вакытлыча чикләү кирәк булганда; 
8) Гадәттән тыш хәлләрне җайга салуда катнашучы махсус билгеләнештәге автомобильләрне: ашыгыч медицина ярдәме, оператив һәм башка авария – коткару хезмәтләренең вакыйга урынына имин һәм каршылыкларсыз барып җитүен тәэмин иткәндә; 
9) Автомобиль йөртүчене һәм (яки) пассажирларын башка юл хәрәкәтендә катнашучыларга яки полиция хезмәткәрләренә ярдәмгә җәлеп итү ихтыяҗы туганда; 
10) Юл-транспорт һәлакәтен кисәтү һәм гомерне, сәламәтлекне, гражданнарның милкен саклап калу, аларның хокук һәм законлы мәнфәгатьләрен, шулай ук, җәмгыять һәм дәүләт мәнфәгатьләрен яклау максатыннан аның нәтиҗәсен җиңеләйтү буенча чаралар уздырганда; 
11) Ремонт эшләре барышында, табигый каза нәтиҗәсендә, производство (техноген) авариясе, янгын һәм башка гадәттән тыш хәлләр, куркыныч матдәләр саркуы аркасында юлда хәрәкәтләнүгә куркыныч янаганда; 
12) Әгәр дә җинаять кылуда яки эзләнүдә (розыскта) булуында шик тудырса яисә административ хокук бозу буенча эш кузгатырлык дәлил һәм тоткарларга нигез булса, транспорт чарасы белән куллануга хокук бирүче һәм автомобиль йөртүченең, пасажирларының шәхесләрен ачыклаучы документларны тикшерү максатыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X