Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Юхиди кисәтә

Агымдагы елның өч аенда руль артына исерек килеш утыручылар гаебе белән 2 юл-транспорт фаҗигасе чыгып, аларда 3 кеше зыян күргән.

Хәзерге юлларда, айнык килеш йөргәндә дә, юл-транспорт фаҗигаләре чыгып торганда, рульгә салмыш утыру аеруча куркыныч һәм закон тарафыннан кискен тыелган. Кире очракта җаваплылыгы да бик көчле. Шуңа карамастан, Яшел Үзән юлларында андыйлар әледән-әле тотылып тора.
12 апрельдә ЮХИДИ инс пекторлары граждан нарның иминлеген тәэмин итү һәм исерек килеш машина йөртүчеләрне ачык лау максатыннан чыгып, шәһәрнең Почта урамында профилактик тикшерү уздырган.

Рейд барышында алар юл йөрү кагыйдәсе бозылган 4 очракны ачык лаган. Мәсәлән, 1 автомобильче иминлек каешын эләктерергә оныткан, 2сенең машина йөртү кенәгәсе булмаган, ә 1 йөк машинасын йөртүче юл билгесе таләпләрен бозган.

ЮХИДИ бүлеге җи тәкчесе Рамил Идиятуллин барлык гражданнарны да, битараф калмаска һәм полициягә юлда үзләрен дөрес тотмаган, исерек хәлдә руль артына утыручылар турында, кәрәзле телефоннан 112 номеры яки Яшел Үзән ра йоны эчке эшләр бүлегенең кизү тору бүлегенә 4-47-04 номеры буенча шалтыратып, хәбәр итәргә чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев