Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ЮХИДИ хезмәткәре кайчан видеога төшерергә хокуклы

– Мине ЮХИДИ хезмәткәрләре алкоголь куллануда шикләнеп туктатты. Тикшерүне шаһитларсыз гына уздырдылар, видеоны эш планшетына түгел, ә смартфонга төшерделәр. Трубка 0.40 күрсәтте. Хезмәткәрләр бу очракта тикшерү кагыйдәләрен боздымы?

– Россия Эчке эшләр министрлыгының 664нче номерлы приказы (23.08.2017 ел, п.40) буенча, шаһитларсыз уздырылучы процессуаль гамәлләрне видеога төшергәндә, хезмәткәргә видеоязма функцияле санлы аппаратура кулланырга рөхсәт ителә. 
Административ гамәлләр барышында ясалган видеоязмалар тиешле протоколга яки исерек хәлдә булуны тикшерү актына беркетелә. 
Димәк, ЮХИДИ инспекторы мобильле телефон гына түгел, теләсә нинди башка санлы аппаратуралы гаджет куллана ала. ЮХИДИ хезмәткәренә закон яки кагыйдә бозу моментын төшерергә дә рөхсәт ителгән. 
Хезмәткәр, фото, видео һәм тавыш яздыру аппаратураларын һәм шул исәптән, патруль автомобилендәге видеорегистраторны дәүләт функцияләрендә куллануын юл хәрәкәтендә (административ процедуралар башкарганда) катнашучыларга хәбәр итәргә бурычлы. 
Бу очракта, машина йөртүчегә түбәндәгеләрне белергә кирәк: 
полицейский төшерүен һәм яздыруын өзмәскә тиеш; 
машина йөртүче, шулай ук, үз мәнфәгатьләре өчен видеога төшерергә хокуклы (152нче Федераль закон, 27.07.2006 ел, 1нче маддә, 2нче пункт, 1нче өлеш).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев