Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Юка боз өстенә чыгу куркыныч!

Яшел Үзән шәһәр күле беренче боз белән капланды, әмма аның калынлыгы һәм структурасы шактый куркыныч.

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ГИМС Яшел Үзән инспекторлык бүлеге хезмәткәрләре һәм сулыкларда коткару җәмгыяте вәкилләре шәһәр күле территориясендә патрульлек итәләр һәм яшел үзәнлеләргә калынлыгы 7 сантиметрдан да кимрәк булган бозның куркынычлыгы турында профилактик әңгәмәләр үткәрәләр.

 

- Бүгенге көндә шәһәр күлендә боз калынлыгы 3-5 сантиметр тәшкил итә. Әгәр кеше бозлы суга төшсә, ул ярдәмсез, күп дигәндә, 2 минут тота алачак. Моннан тыш, 7 сантиметр калынлыкта бозга чыккан өчен, ТР КоАП 3.10 ст. 2нче өлеше нигезендә, кисәтү яки 1,5 меңнән ике мең сумга кадәр штраф яный, - ди җирле ГИМС бүлеге җитәкчесе Сергей Евсеев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев