Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Югары дәрәҗәдәге приз – безнекеләрдә

«Россиянең иң шәп 100 товары» программасы призерлары арасында А.М.Горький исемендәге завод та бар.

14 декабрь көнне Мәскәүдә «Сыйфат мәсьәләләре академиясе» төбәкара иҗтимагый оешмасының 25нче юбилей конференциясе кысаларында «Россиянең иң шәп 100 товары» программасы конкурсының югары дәрәҗәле бүләкләрен тапшыру тантанасы  узды. Быел анда берьюлы өч татарстан оешмасы  җиңүче дип танылды.
«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» «Сыйфат лидеры» призына лаек булды. Аның Россиядә иң зур һәм стратегик яктан әһәмиятле суднолар төзү предприятиеләренең берсе булуын һәркем белә. Заводның үз тарихы дәвамында 1500дән артык төрле класслы һәм билгеләнешле диңгез һәм елга суднолары төзелгән. Россия үзәгендә һәм Идел елгасында урнашуы, корабларны һәм судноларны Кара, Каспий, Балтыйк, Төньяк диңгезләре бассейннарының төрле өлкәләренә озатырга мөмкинлек бирә.
Шуны да әйтеп үтик, быел безнең республикадан «Россиянең иң шәп 100 товары» программасының федераль этабында 84 предприятиедән 134 төрле продукция катнашкан иде. аларның 43е лауреат исеменә лаек булды. 49 төр продукция «Ел яңалыгы» статусы алды.
Проектның төп максаты – илебез җитештерүчеләренә ярдәм итү, аларны продукцияләренең сыйфатларын тагын да яхшыртуга һәм конкуренциягә каршы торучанлыгын арттыруга стимуллаштыру. 

«Татарстан стандартизация һәм метеорология үзәге» матбугат хезмәте

Фото: Официальный Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольский завод имени А.М.Горького лидер качества